Саба муниципаль районының хакимият бинасында Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты иҗтимагый оешмасы Саба муниципаль районы җирле бүлекчәсенең идарә утырышы булып узды.
Пленар утырышта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары – Татарстан буенча бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе Ирек Шәрипов, Саба район башлыгы Рәис Миннеханов катнаштылар. Докладлар тыңланганнан соң, Бөтендөнья татар конгрессы Милли рәисенең беренче урынбасары – Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты исеменнән татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә башкарган хезмәтләре өчен райондашларыбызга Рәхмәт хатлары тапшырылды.
Ирек Илдус улы Шәрипов Саба районы белән танышуын дәвам итеп, Байлар Сабасының туган якны өйрәнү музее һәм Әбрар ага Кәримуллин исемендәге китапханә эшчәнлеге белән танышты.
Пленар утырыш администрациянең актлар залында дәвам итте, докладлар тыңланды.
Бөтендөнья татар конгрессы Милли рәисенең беренче урынбасары- Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитет җитәкчесе исеменнән райондашларыбызга алдынгы олы хезмәтләрен искә алып, татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрен саклап калуда башкарган зур эшләре өчен Бөтендөнья татар конгрессының рәхмәтен белдереп һәм киләчәктә дә уңышларга ирешүләрен теләп рәхмәт хатлары тапшырылды.