Салих Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залында Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе Халыкара музыка көненә багышлап концерт оештырды.
«Музыка ул – тәрҗемә таләп итми торган тел. Әлеге «тел»дә бөтен дөнья иҗат итә. Консерватория музыкантлары музыкаль мирасны саклый, үстерә һәм киләчәк буынга тапшыралар. Консерваториядә студентлар арасында төрле ил вәкилләре белем ала. Концертта алар классик композиторларның әсәрләрен, шулай ук ватандашларының музыкасын тәкъдим итте», – диде концертны алып баручы.
Концерт барышында Халыкара музыка көне тарихына да тукталдылар. «1973 елда композитор Дмитрий Шостакович музыка бәйрәмен гамәлгә кую тәкъдиме белән БМОга хат яза. Музыка көне төрле мәдәният вәкилләрен берләштерергә ярдәм итәчәк, дигән карарга килә. Шостакович идеясен күренекле скрипкачы, ЮНЕСКО каршындагы Халыкара совет Президенты Иегуди Менухин хуплап ала. Россиядә исә музыка көнен 1996 елдан – Дмитрий Шостаковичның 90 еллыгыннан башлап билгеләп үтә башлыйлар», – дип аңлаттылар.
«Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясе югары, халыкара абруйга ия. Консерваториядә якын һәм ерак чит илләрдән: Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Таҗикстан, Грузия, Молдавия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Төркия, Греция, Италия, Япония, Көньяк Корея, Латвия, Вьетнам, Польша, Германия, Бөекбритания, Дания, АКШ, Мексика, Колумбия, Эквадор, Коста-Рика, Боливия, Италия һ.б. студентлары белем алды һәм хәзер дә белем алалар», – диелде концерт барышында.
Чит ил студентларының даими рәвештә консерватория чараларында катнашулары турында да әйтелде. «Татар һәм рус музыкасы репертуарын өйрәнеп, алар илебезнең музыка культурасын пропагандалыйлар. Консерватория танылган яшь чит ил музыкантларын катнашуга этәрүче берничә халыкара конкурс һәм фестивальнең оештыручысы да булып тора», – диде алып баручы.
Сәхнәдә Кытай, Вьетнам, Эквадор, Азәрбайҗан, Казахстан, Таҗикстаннан килгән Россия һәм чит ил студентлары чыгыш ясады. Концерт программасында рус, татар һәм чит ил әсәрләрен тынлы, кыллы уен коралларында, арфа, фортепиано һәм органда башкарылган әсәрләр тәкъдим ителде. Концерт ахырында Эльмир Низамовның «Алтын Казан» мюзиклыннан өзек башкардылар.