tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Радио һәм телевидение хезмәткәрләре “Шаян ТВ”, “Болгар радиосы” остаханәләрендә катнашты.
Радио һәм телевидение хезмәткәрләре “Шаян ТВ”, “Болгар радиосы” остаханәләрендә катнашты.

Радио һәм телевидение хезмәткәрләре “Шаян ТВ”, “Болгар радиосы” остаханәләрендә катнашты.

15–17 октябрь көннәрендә Казанда VIII Бөтенроссия татар журналистлары форумы уза. Форум кысаларында радио һәм телевидение хезмәткәрләре “Шаян ТВ”, “Болгар радиосы” остаханәләрендә катнашты.

Делегатларны “Шаян ТВ”ның башкарма директоры – баш мөхәррире Сәхәбетдинова Рәмилә Әхмәтзакир кызы һәм “Болгар радиосы”ның башкарма директоры Кәримов Илфар Илдус улы сәламләде. “Шаян ТВ” да остаханәне киләчәк буын – яшь  алып баручылар алып барды, шулай ук алар делегатларга үзләрен кызыксындырган сорауларын да бирә алдылар, фикерләре белән алыштылар. “Болгар радиосы”нда остаханәне Илфар Кәримов алып барды. Ул, үз чиратында радионың эшчәнлеге белән таныштырып үтте, делегантларны кызыксындырган сорауларына җавап бирде.

Чара барышында журналистларыбыз заманча юнәлешләр, материалны визуаль яктан бизәү, аудитория белән нәтиҗәле элемтә булдыру һәм журналист эшчәнлегендә нейрочелтәрләрне куллану турында фикер алыштылар.

Катнашучылар очрашуның практик файдасын, реаль тәҗрибәгә нигезләнгән киңәшләрне аеруча югары бәяләде.

Форум кысаларында остаханәләр берничә юнәлештә узды: телевидение, радио, басма һәм электрон матбугат, блогинг. Бу исә һәр катнашучыга үз юнәлешенә туры килгән файдалы белем алу мөмкинлеге бирә.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*