tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “Хәбәр”бәйгесе җиңүчеләре билгеле
“Хәбәр”бәйгесе җиңүчеләре билгеле

“Хәбәр”бәйгесе җиңүчеләре билгеле

Менә өченче ел рәттән Бөтендөнья татар конгрессы Татарстаннан читтә нәшер ителүче газета-журналлар, радио һәм телевидениеләр өчен “Хәбәр” дигән бөтенроссия конкурсы оештырда. Быел конкурска Россиянең 13 регионыннан 31 эш кабул ителде. Жюри комиссиясе шушы эшләрнең 9ын җиңүче итеп билгеләде.
“Татар дөньясы” номинациясендә җиңүчеләр:
-Төмән өлкәсе, “Яңарыш” гәҗите редакциясе;
-Түбән Новгород өлкәсе, 91,4 Сергач радиоканалы;
– Башкортстан Республикасыннан Галләмов Мөхәммәт Мостафа улы һәм Сафина Гөлшат Нәүфәл кызы

“Бөек Җиңүгә 80 ел” номинациясендә җиңүчеләр:
-Ульяновск өлкәсе, “Өмет” гәҗите редакциясе;
– Удмуртия Республикасы, “Яңарыш” гәҗите редакциясе;
– Башкортстан Республикасы, “Кызыл таң” гәҗите редакциясе.

“Иң яхшы интернет-ресурс” номинациясе:
– Закиров Линар Рөстәм улы (Мәскәү шәһәре);
– Габидуллина Таңсылу Рафгат кызы (Төмән өлкәсе).
 
Бөтендөнья татар конгрессының Рәхмәт хатлары:

Самара өлкәсенең Камышлы район гәҗите корреспонденты Төхбәтшина Рәйсә Мөгтәбәр кызына;
2. Түбән Новгород өлкәсенең “Сергач Татар радиосы” җитәкчесе Аймалетдинов Фәрит Летфулла улына;
3. Санкт-Петербург шәһәренең Питер-татар порталы җитәкчесе
Закиров Равил Зөфәр улына;
4. Удмуртия Республикасының “Яңарыш” гәҗите мөхәррире Шакирова Гүзәл Илдус кызына тапшырылды.

Озак еллар Бөтендөнья татар конгрессы белән хезмәттәшлек итүче талантлы журналист, Бөтендөнья татар конгрессы белән берлектә “Пәйгамбәрләр тарихы” тапшыруын әзерләүче Садыйкова Нурия Абдулла кызына Бөтендөнья татар конгрессының медале белән бүләкләнде.

“Татмедиа” агентлыгының Почет грамоталарына
1.Башкортстанның “Юлдаш” радиосының өлкән мөхәррире Фазлиәхмәтов Азат Мидхәт улы;
 2. Башкортстанның “Диләфрүз” хатын-кызлар басмасының баш мөхәррире Ибраһимова Эльмира Фаил кызы лаек булды. Барыгызны да котлыйбыз!

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*