Районыбызның Сугышлы авылында якташ шагыйрь Җәүдәт Дәрзаманның тууына 80 ел тулуга багышланган чара узды.
Әлеге чарага мәртәбәле кунаклар – Казан, Чаллы, Әлмәт язучылары килде. Әлбәттә, Лениногорск төбәгенең “Чишмә” әдәби берләшмәсе әгъзалары да катнашты. Лениногорск шәһәре башлыгы урынбасары Галия Урманованың катнашуы да якташ язучыбызны зур хөрмәт белән искә алуыбызны күрсәтә.
Җәүдәт Дәрзаман – 1945 елның 13 октябрендә Сугышлы авылында туган. Иске Шөгер мәктәбендә белем алгач, Казан дәүләт университетының татар теле һәм әдәбияты бүлегенә укырга керә.
Ул Татарстан радиокомитетында балалар тапшырулары мөхәррире, «Ялкын» журналында әдәби хезмәткәр һәм баш мөхәррир булып эшли. Соңрак «Татарстан» дәүләт телерадиотапшырулар компаниясенең әдәбият-сәнгать һәм музыкаль тапшырулар дирекциясе директоры булып тора.
Әдәби-музыкаль кичәдә катнашкан татар шагыйре, Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, Татарстан Язучылар берлегенең Гаяз Исхакый исемендәге әдәби бүләге лауреаты, Татарстанның халык шагыйре Газинур Морат өчен Сугышлы авылы һәм Җәүдәт Дәрзаман үзе бик тә кадерле икән. Алар баҗайлар булып гомер иткәннәр. Газинур әфәнденең беренче хатыны белән Җәүдәт Дәрзаманның хатыны Тәслимә апа бертуганнар булган.
– Без Җәүдәт абый белән туган, фикердәш булып яшәдек. Аның язучылык сәләтеннән тыш, ораторлык сәләте булуы белән дә сокландыра иде. Диктор иде ул. Төрле яшьтәге мәктәп укучыларын чыгышларында үзенең авызына каратып тота иде. Чын мөгаллим булды. Ул – олы яшькә җиткәч тә, күңелендә сабыйлыгын саклап калган кеше, чиста саф күңелле. Аның әсәрләрен балалар яратып укыйлар, ятларга да җиңел, – дип сөйләде чыгышында.
Сугышлы авыл башлыгы Альбина Зиатдинова авыл белән, аның геройлары, шагыйре белән горурлануын әйтте.
– Җәүдәт абыйның “Солдатта булдым” дигән шигырьне балачактан өйрәнеп үстек. Еллар узгач, аның туган авылы Сугышлыга килеп эшли башлагач, миндә зур бер горурлану уянды. Моңарчы туган авылымнан – Гәрәй Рәхим белән горурлана идем, ә биредә – Җәүдәт Дәрзаман белән. Ул – Сугышлы авылын танытты. Шагыйрьнең бертуган сеңелесе Халидә апага без бик зур рәхмәтле. Аның белән аралашып торабыз. Ул Җәүдәт аганың бик күп шәхси әйберләрен тапшырды, – диде.
Әйе, чыннан да, Сугышлы авылы китапханәсенең бер почмагы Җәүдәт Дәрзаманга багышланган. Монда аның шәхси әйберләре, китаплары куелган, әйтерсең, музей бүлмәсе. Сүз уңаеннан, шагыйрь – 20дән артык китап авторы.
Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, Язучылар берлеге әгъзасы, Бөтендөнья татар конгрессының Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” берләшмәсе җитәкчесе, шагыйрь Таһир Шәмсуаров шулай ук шагыйрь турында җылы хисләр белән хатирәләрне яңарттылар.
Шагыйрә, композитор, “Чишмә” берләшмәсе әгъзасы Гөләндәм Кәбированың әтисе Сугышлы авылыныкы, 1967 елга кадәр алар Сугышлыда торганнар. Әнисе – иҗади кеше булганга, алар Җәүдәт Дәрзаман белән аралашып яшәгәннәр. “Иҗадилык, туган як талантлары яшьтән үк тәрбияләнә”, – диде Гөләндәм Зәкиевна.
11нче гимназиянең укучылары шагыйрь Җәүдәт Дәрзаманның шигырьләрен сөйләделәр, җырлар башкардылар. Шушы авыл егете – Рамил Сәетов та моңлы җыр сузды.
Шәһәрнең Г.Тукай исемендәге үзәк китапханәсе һәм Сугышлы авылы китапханәсе, шулай ук Ш.Бикчурин исемендәге “Чишмә” әдәби берләшмәсе белән берлектә уздырылган чара югары дәрәҗәдә узуы белән истә калды, туган якның талантлы каләм ияләрен хөрмәтләүне белдертүче чара булды.
Чыганак: zamansulyshy.ru