Казакъстан татарлары һәм башкортлары конгрессы Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыевка рәхмәт хаты юллады. Хатта Казаннан килгән делегациянең 2025 елның 16–18 октябре көннәрендә Атырау шәһәрендә узган халыкара чараларда актив катнашуына югары бәя бирелә.
16 октябрьдә Бөтендөнья татар конгрессы вәкиле Альберт Бурханов Халел Досмухамбетов исемендәге Атырау университетының 85 еллык юбилеена багышланган тантаналы җыелышта катнашты, ә 17 октябрьдә ул “Досмухамбетов укулары” исемле халыкара фәнни-гамәли конференциядә чыгыш ясады. Әлеге чараларда Азәрбайҗан, Иран, Төркмәнстан, Польша, Франция, шулай ук Россиянең Әстерхан өлкәсе, Дагыстан һәм Калмыкия галимнәре һәм укытучылары катнашты.
18 октябрьдә делегация әгъзалары — Ленара Кутеева, Альберт Бурханов, Фәнил Фәйзуллин, Разил Камалов һәм Айгөл Хәйернасова — Атырау дуслык йортында узган бәйрәм чарасында катнаштылар. Биредә Казакъстан халыклары Ассамблеясе вәкилләре катнашында Атырау өлкәсе татар-башкорт этномәдәни берләшмәсенең 30 еллыгына һәм “Татулык” халык хорының 25 еллыгына багышланган концерт узды.
Казакъстан татарлары һәм башкортлары конгрессы идарәсе рәисе Тауфыйк Кәримов билгеләп үткәнчә, Казаннан килгән делегациянең катнашуы Казакъстан һәм Татарстан арасындагы дуслык һәм хезмәттәшлекне ныгытуда мөһим адым булды.