Бүген, 22 октябрьдә, Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыевның Уфа шәһәрендә эш сәфәре дәвам итә. Бүген ул Россиянең баш мөфтие, Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдин белән очрашты. Бу очрашуда Бөтендөнья татар конгрессының Башкортостан Республикасындагы вәкиле Альфред Дәүләтшин һәм Татарстан Республикасының Башкортостан Республикасындагы даими вәкиле Илсур Ихсанов, Бөтендөнья татар конгрессы җитәкчесенең беренче урынбасары Марс Тукаев катнашты. Очрашуда сүз 19-20 ноябрь көннәрендә Баш мөфти, Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Шәйхелислам Тәлгать хәзрәт Таҗетдиннең 45 еллык дини эшчәнлегенә багышланган “Бердәм өммәт -уртак язмыш” Халыкара конференция һәм тантаналы чаралар турында сүз барды. Чаралар Башкортстанда һәм Татарстанда узачак. Татарстандагы чараларны оештыру комитеты җитәкчесе – В.Г.Шәйхразыев. Бу зур чараныТатарстан Республикасы Хөкүмәте, Бөтендөнья татар конгрессы Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте берлектә оештыра.
Чараларда дистәләрчә чит илдән һәм Россиянең төрле төбәкләреннән дин әһелләре, галимнәр катнашуы көтелә.