tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар яшьләре форумы Ульян шәһәрендә “Акыл фабрикасы” уздырды
Бөтендөнья татар яшьләре форумы Ульян шәһәрендә “Акыл фабрикасы” уздырды

Бөтендөнья татар яшьләре форумы Ульян шәһәрендә “Акыл фабрикасы” уздырды

19 октябрь көнне Ульян шәһәрендә “Акыл фабрикасы” белем бирү чарасы узды. Ул 12:00дән 20:00гә кадәр дәвам итте һәм татар яшьләре өчен файдалы лекцияләр, остаханәләр, дискуссияләр һәм уен форматындагы эшлекле сессияләрне үз эченә алды.

Фабрика эшен Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов ясалма фәһем ярдәмендә проект булдыру турында чыгышы белән ачып җибәрде. Алга таба “Сембер” татар яшьләре беренчеләрдән булып, Sora дигән ясалма фәһем ярдәмендә эшләнгән татарча мультфильмны карый алды.

Татар китабы йорты мөдире Айдар Шәйхин “Мәңгелеккә эндәшү: бер соравымның 730 жавабы” исемле лекция белән чыгыш ясады. Шулай ук “Төбәктә татар телле мохитне ничек булдырырга?” дигән темага кызыклы дискуссия дә узды.

Программаны “Татар биюен ничек танытырга?” темасына остаханә һәм дирижер, композитор Айдар Ниязов алып барган “Сез белмәгән Солтан Габәши” лекциясе дә бизәде. Татарстан дәүләт җыр һәм бию ансамбле артисты, “Хәрәкәттә – бәрәкәт” проекты кураторы Алсу Мәгъсүмҗанова яшьләрне биетеп тә алды.

Көннең икенче яртысында катнашучылар гаилә тарихын өйрәнү, Каюм Насыйри мирасы һәм заманча мода, 3D-принтерларны нәтиҗәле куллану темалары буенча лекцияләр тыңладылар. Кичке якта исә Ульяновск шәһәренең тарихи татар урыннары буйлап экскурсия оештырылды.

“Акыл фабрикасы” татар яшьләренә аралашу, тәҗрибә уртаклашу һәм яңа идеяләр тудыру өчен яхшы мәйданчык булды.

Чыганак: TATFORUM

Фотолар Нияз Гатаулла

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*