tatruen
Баш бит / Яңалыклар / «Калеб» яңа буын җыены Хәйдәр Бигичев турында: Йөрәгеннән җырлый торган кеше иде
«Калеб» яңа буын җыены Хәйдәр Бигичев турында: Йөрәгеннән җырлый торган кеше иде

«Калеб» яңа буын җыены Хәйдәр Бигичев турында: Йөрәгеннән җырлый торган кеше иде

13 ноябрьдә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Калеб» яңа буын җыены «Кайтаваз» концерт цикллары кысасында ТАССРның халык артисты Хәйдәр Бигичевка багышланган концерт оештыра. Шул уңайдан Татарстан Композиторлар берлегендә матбугат очрашуы узды.

«Татар халкының бөек шәхесләренә кайвакыт игътибар җитми»

Казан шәһәре вице-мэры Гүзәл Сәгыйтова «Кайтаваз» концертлары аерым шәхесләрне искә алу, узган гасыр җырларын тамашачы күңелендә яңарту һәм сәхнәгә яңа буын җырчыларын чыгару өчен яхшы мөмкинлек булуын ассызыклады.

«Калеб»нең төп максаты ул – яшьләрне күрсәтү, таныту һәм бер-берсе белән таныштыру. Узган елны Зөлфия Авзалова-Нигъмәтҗанова уртак проект оештырырга тәкъдим итте, безгә дә мәгънәле проект кирәк иде. Шул рәвешле «Кайтаваз» проекты барлыкка килде. Башта ул бер генә концерт булырга тиеш иде, әмма без аны концертлар циклы рәвешендә дәвам итәргә булдык», – диде ул.

Алдагы ике концерт Әлфия Авзаловага һәм Илһам Шакировка багышланган иде. Өченче концертны Хәйдәр Бигичевка багышлауны Гүзәл Сәгыйтова җырчының бай мирасы белән генә бәйләмәде, ә аңа тиешле игътибар бирелмәве белән да аңлатты.

«Татар халкының бөек шәхесләре күп һәм аларга кайвакыт игътибар җитми. Мәсәлән, узган елны Хәйдәр Бигичевның юбилей елы булды, әмма аны зур чаралар белән искә алмадык», – диде ул.

Гүзәл Сәгыйтова

Концерт ни өчен Опера һәм балет театрында оештырылмый?

«Ни өчен концертны Хәйдәр Бигичев күп еллар хезмәт иткән Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында үткәрмисез?» – дигән сорауга оештыручылар алдагыча аңлатма бирде. «Кайтаваз. Хәйдәр Бигичев» концерты театр, Мәдәният министрлыгы яки шәһәр хакимияте тарафыннан оештырылмый, ә бары тик «Калеб» иҗат берләшмәсенең инициативасы.

Гүзәл Сәгыйтова билгеләвенчә, концерт Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм Казан Мэриясе ярдәме белән оештырыла.

Концертта Филүс КаһировАйдар СөләймановАртур ИсламовЭльза ЗаяриИлгиз ШәйхразыевИлүсә ХуҗинаАзат КәримовАлинә КәримоваИлгиз МөхетдиновАлмас ХөсәеновСөмбел КыямоваДинар ШәрәфетдиновРөстәм Хөсәенов, Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры оркестры (дирижеры – Ильяс Камал) катнашуы көтелә.

Проектның төп кураторы – «Калеб» яңа буын җыены проектларының кураторы Лилия Гәрәева.

«Концертта опера арияләре дә яңгыраячак. Хәйдәр Бигичев башкарган арияләр генә түгел, ә яшь иҗатчылар иҗат иткәннәре дә. Шәхеснең репертуарындагы җырлар белән беррәттән милли заман җырларын да ишетеп булачак», –дип билгеләде Гүзәл Сәгыйтова.

«Яшьләр Хәйдәр Бигичевны бик үк белеп бетерми кебек»

Концертның сценарий авторы – шагыйрә, драматург Резедә Гобәева. Ул Хәйдәр Бигичев турында истәлекләрне өйрәнгәннән соң, аны аз сөйләүче, әмма күп һәм эшен урынына җиткереп эшләүче шәхес буларак ачуын әйтте.

Резедә Гобәева

«Хәйдәр абый бик билгеле түгел кебек. Безнең буын аның җырларын әйбәт белә, әмма бездән соң килгән буын (яшьләр) бик үк белеп бетерми. Шуңа күрә без Хәйдәр абыйны концертта җырлары, хатлары, видеоязмалары аша ачарга тырышачакбыз», – ди Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачылар театры артисты, концертның режиссеры Булат Гатауллин.

Булат Гатауллин

«Биш елга бер тапкыр андый шәхесне искә алу бик аз. Күбрәк булсын иде»

ТАССРның халык артисты, Хәйдәр Бигичевның тормыш иптәше Зөһрә Сәхәбиева соңгы елларда иренең мирасын мәңгеләштерү буенча нинди эшләр башкарылуы турында сөйләде.

«Хәйдәр вафатыннан соң күп тә үтмәде – «Хәйдәр Бигичев» урамы булдырылды. 174 нче гимназиядә музее эшләп килә. Хәйдәрнең язмаларын эзләп табып, бик күп дисклар чыгардык. Без яшәгән Татарстан урамындагы 7нче йортка элмә такта куелды. Мин үзем аның иҗаты, шәхесенә багышлап күпме сольный концертлар бирдем… Биш ел саен Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрында юбилей концертлары уздырылып тора. Биш елга бер андый шәхесне искә алу – әлбәттә, бик аз. Күбрәк булсын иде», – диде ул.

Зөһрә Сәхәбиева

Шулай ук Зөһрә Сәхәбиева 8 ел элек Хәйдәр Бигичев исемендәге халыкара яшь вокалистлар конкурсы оештырылуын да искә алды һәм бәйгене кабат уздырырга сораучылар булуын әйтте.

«Сигез ел элек Мәдәният министрлыгы Хәйдәр исемендәге бәйге оештырды. Анда катнашучылар шулкадәр сөенгән иде, кабат катнашырга теләүчеләр дә күп иде. Мин ул бәйгене дәвам иттерүне күпме үтендем… Өметләнәбез инде… Ул бит Хәйдәргә кирәк түгел, ә яшь җырчыларга кирәк, алар өчен стимул булып тора», – ди ул.

Моңа җавап итеп, Татарстанның атказанган артисты, Муса Җәлил исемендәге Татар дәүләт опера һәм балет театрының әйдәп баручы солисты Артур Исламов бәйгенең, һичшиксез, кире кайтачагын вәгъдә итте. «Бу конкурсны без булдырачакбыз. Шушы конкурс аша без бик күп талантларны ачачакбыз», – диде ул.

«Ул йөрәгеннән җырлый торган кеше иде»

Матбугат очрашуына килүчеләр Хәйдәр Бигичев турында фикерләрен дә җиткерде.

«13 яшьтә, әле җырлый башлаган гына чакта, әни миңа Хәйдәр Бигичевның «Сандугач» дигән кассетасын алып кайтып бирде. Шунда ук аның җырлавына гашыйк булдым. Рөстәм Яхин музыкасы, классик әсәрләр булса да, Хәйдәр абый үзеннән татарча бормалар кертеп, матур итеп башкара иде ул әсәрләрне. Көне-төне тыңлап, аның кебек җырларга тырыша идем мин. Ул йөрәгеннән җырлый торган кеше иде. Татар опера җырчыларының иң якты йолдызы, чын үрнәк булды ул», – диде Артур Исламов.

Артур Исламов

Композитор Эльмир Низамов Хәйдәр Бигичев иҗаты аша татар моңы белән танышуын искә алды.

«Композитор, шагыйрь күпме җыр язса да, җыр бары тик җырчы тавышында гына эшли башлый. Мине Хәйдәр Бигичевның искиткеч тавышы җәлеп итте. Аның тавышында халыкчынлык та, моң да, интеллигентлык та бар. Аның аша 19 яшемдә мин татар моңы белән таныштым», – ди ул.

Эльмир Низамов

Гүзәл Сәгыйтова җырчының гомере кыска булса да, аның бик бәхетле кеше булуын искәртте, чөнки ул яшьләр өчен әле дә «маяк» булып тора.

«49 яшендә вафат булган, ләкин күпме мирас калдырган. 27 ел инде ул безнең арабызда юк, күпме эшләр эшли алыр иде. Бу – өзелгән кыл. Әмма ул бәхетле кеше, чөнки күпме яшьләребез, танылган иҗатчыларыбыз аны үзләре өчен «маяк» дип атыйлар», – дип йомгаклады ул.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*