Чаллы язучылар бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, Рәкит Әбделманов, филология фәннәре докторы, үзе дә тумышы белән Ютазы районы Кәрәкәшле авылыннан булган Әнвәр Шәрипов шушы якларда туып үскән күренекле шагыйрь Сирин Батыршин тормышына һәм иҗатына багышланган кичәдә катнаштылар.
Сирин иҗатын озак еллар өйрәнүче һәм җыючы буларак, Әнвәр Шәрипов авылдышы Сирин Батыршин турында белешмәләр, материаллар туплаган “Сирин Батыршин. Томышы һәм иҗаты” китабында урын алган истәлекләр белән таныштырды. Китапны тәкъдир итү дә булды ул. Филология фәннәре кандидаты Факил Сафин, Сириннең үзе яшәгән заманның олы шагыйре булуын, күпкырлы иҗатының өйрәнелеп бетмәвен ассызыклады, иҗатының онытыла башлавына китергән сәбәпләрен барлады. Мәктәп укучылары, укытучылар, авылдашлары С. Батыршинның иҗатын өйрәнәләр, мәктәптә язучы музее оештырылган. Укучыларның сәнгатьле итеп Сириннең шигырьләрен, мәсәлләрен сөйләүләренә шагыйрь Р. Әбделманов та кушылды.