Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән Кыргызстан Республикасының Бишкек шәһәренә килде.
Биредә Кыргызстан Республикасы Президенты каршындагы инвестицияләр буенча Милли агентлык директоры Равшанбәк Сабиров, Кыргызстан Республикасы Президенты киңәшчесе Медетбәк Букуев, Кыргызстан Республикасы татар иҗтимагый берләшмәләре әгъзалары белән очрашу булачак. Шулай ук Кыргызстанда Россия мәдәнияте көннәрен тантаналы рәвештә ачу планлаштырыла.
