tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Балык Бистәсе район үзәк мәчетендә “Туган телем-күңел көзгем” дип исемләнгән укучылар милли фестивале узды
Балык Бистәсе район үзәк мәчетендә “Туган телем-күңел көзгем” дип исемләнгән укучылар милли фестивале узды

Балык Бистәсе район үзәк мәчетендә “Туган телем-күңел көзгем” дип исемләнгән укучылар милли фестивале узды

28 октябрь көнне Балык Бистәсе район үзәк мәчетендә “Туган телем-күңел көзгем” дип исемләнгән укучылар милли фестивале узды. Фестиваль Бөтендөнья татар конгрессы Балык Бистәсе җирле оешмасы, “Ак калфак” татар хатын-кызлары иҗтимагый оешмасы, Балык Бистәсе районы мәгариф бүлеге, район мөхтәсибәте ярдәме белән оештырылды. Чарада мәктәпкәчә яшьтәге балалар, 1-11 сыйныф укучылары көч сынашты. 90 га якын бала туган телдә мәгънәле шигырьләр, мөнәҗәтләр, бәетләр, борынгы әдәбият әсәрләрен башкарып, “Җырдай моңлы татар теле”, “Бәетләрдә халкым тарихы”, “Туган телдә әдәби мирас” номинацияләрендә катнашып, һәр яшь төркемендә призлы урыннар, дипломнар белән бүләкләнделәр. Фестиваль бик уңышлы, югары дәрәҗәдә узды.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*