tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Туган телгә, традицияләргә сакчыл караш
Туган телгә, традицияләргә сакчыл караш

Туган телгә, традицияләргә сакчыл караш

«Түбән Тәүде урта гомуми белем бирү мәктәбе» филиалы – «Киндерле урта гомуми белем бирү мәктәбе» муниципаль автоном гомуми белем бирү учреждениесендә 45 ел буена кызлар һәм малайлар укырга һәм язарга өйрәнеп кенә калмыйлар, биредә алар дөньяны танып беләләр, игелеккә өйрәнәләр, авырлыкларны һәм каршылыкларны җиңәләр.

Үткән буыннар күзгә күренмичә безгә кулларын сузалар. Алар безгә үзләренең хезмәт күнекмәләрен, тәҗрибәләрен, казанышларын тапшыралар. Болар барысы да тарихта үз эзен калдырган һәм безгә, хәзер яшәүче кешеләргә, үрнәк булып торалар.

1975 елда Фәһим Хәмидуллин элекке Киндерле сигезьеллык мәктәбенә директор итеп билгеләнә. Мәктәп бинасы тузган, сыйныфларда укучылар саны 25тән артык. Халык соравы буенча «Большевик» колхозы яңа мәктәп төзи башлый. Төзелеш өч ел дәвам итә. 1978 елның 1 сентябрендә 120дән артык укучы яңа мәктәп бусагасын атлап керә. 1980 елдан Киндерле сигезьеллык мәктәбе урта мәктәп статусын ала. Шул ук елда Кыткүл, Бухарин, Тукман авыллары балалары өчен яңа интернат төзелеп бетә. 1987 елда директор итеп Маһинур Фазлуллина билгеләнә. Ул бу вазифада 2000 елга кадәр эшли. Ул җитәкче булган елларда мәктәп базасында даими рәвештә район, өлкә һәм республика семинарлары уздырыла. Мәктәп рус һәм татар телләре укытучыларын кабул итә, балаларда милли традицияләр тәрбияләү буенча семинарлар үткәрелә, туган телне өйрәтү тәҗрибәсе белән уртаклашалар.

2000 елның августында яңадан җитәкчелек алмашынып, мәктәпне районның иң яшь директоры Анжела Фазлуллина җитәкли. 2006 елда ул Түбән Тәүде районы мәгариф идарәсенең баш белгече итеп билгеләнә. Шул уңайдан мәктәп директоры вазифасын 2010 елга кадәр эшләгән укыту-тәрбия эшләре буенча мөдир Алсу Латыйпова кабул итә. Бу мәктәпнең статусы үзгәрү, аның автоном белем бирү учреждениесенә күчү чоры була.

2010 елдан Рәсимә Хәбибуллина, ә 2012 елдан Надир Сәйфетдинов, директор буларак, үз эшләрен педагогларның, укучыларның һәм аларның ата-аналарының максатларын бер-берсенә хөрмәт итү, үзара аңлашу һәм бердәмлек нигезендә төзиләр.

Бүген мәктәптә эшләгән барлык укытучыларны санап чыгу мөмкин түгел. Педагоглар: Фәриха Нотфуллина, Рәшидә Фәхретдинова, Сания Фәйзуллина, Динара Хәбибуллина, Мөнирә Шәмсетдинова, Фәридә Йосыпова, Фәһим Хәмидуллин, Асия Сәйдуллина, Фәния Заһидуллина, Илшат Фәизов, Алсу Латыйпова, Асия Мөхәммәтова, Рәсимә Хәбибуллина, Фирүзә Булатова, Фәния Төхвәтуллина, Мансура Фазлуллина һәм башкалар гомерләренең берничә дистә елын мәктәптә эшлиләр һәм лаеклы ялга китәләр.

Киндерле мәктәбе һәрвакыт милли булды. Өч татар авылыннан балалар белем алдылар. 2005 елда мәктәпне үзгәртеп коргач, безгә Паченка һәм Маслянка рус авылларыннан, ә 2007 елда Тукманнан кушылдылар. Бүген безнең мәктәптә төрле милләттән 114 укучы белем ала. Кешеләрне бергә яшәргә өйрәтү – хәзерге авыл мәктәбенең иң мөһим бурычларыннан берсе.

Татар теле һәм әдәбияты дәресләре атнага 1 сәгать укытыла. Татар теленә өч укытучы өйрәтә: мин үзем – Фирдәүс Минаҗетдин кызы, Альбина Әхтәриева һәм Алсу Хәлитова. 2020 елда «Иң яхшы татар теле һәм әдәбияты укытучысы» өлкә конкурсында «Иң яхшы мастер-класс» номинациясендә җиңүче булдым, 2021 елда «Туган тел» Бөтенроссия туган тел һәм әдәбият укытучылары конкурсында «Иң яхшы мастер-класс» номинациясендә лауреат исемен яуладым, 2022 елда Казан шәһәрендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездына делегат булып бардым.

Педагогик энтузиазм, белем бирү процессының сыйфатын тәэмин итүгә омтылу; педагогик тәҗрибәне саклау һәм тапшыру; мәктәп тормышында уңай үзгәрешләргә ачык булу, мәктәпнең гаилә һәм җәмәгатьчелек белән үзара хезмәттәшлеге, туган якны өйрәнү, мәктәпнең этнография һәм фольклор музеенда мәктәп, авыл, район тарихын саклау, мәктәп яны участогы базасында хезмәт һәм башлангыч һөнәри күнекмәләр алу – болар барысы да этномәдәни компонентны ачарга мөмкинлек бирә.

Педагогик коллектив мәктәпнең күпьеллык традицияләрен саклап кына калмый, бәлки яңа проектлар да төзи, укучыларның үз-үзләрен камилләштерүгә омтылышын хуплый, чөнки һәр укытучы үз укучыларында иҗади, үсеп килүче шәхесләр күрә. Берничә ел дәвамында мәктәптә «Ел укучысы», «Ел укытучысы» конкурслары, Үзидарә көне, Толерантлык көне, ел саен традицион рәвештә чыгарылыш сыйныф укучыларын каршы алу кичәсе һ. б. үткәрелә.

Киндерле мәктәбенең туган телне һәм әдәбиятны укытуда һәм пропагандалауда терәк мәктәп булуына, халык традицияләренә мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләүдә милли мәдәниятне пропагандалаучы укытучы-методист Мөнирә Шәмсетдинова зур өлеш кертә. Шулай ук 1962 елда Киндерле мәктәбенә килеп, биология, немец теле укытучысы булып эшләгән Динара Хәбибуллинаның да ул юнәлештә роле зур була. Ул пионервожатый да, беренчел профсоюз оешмасын һәм театр түгәрәген дә җитәкли.

Маһинур Фазлуллина, мәктәп директоры буларак, мәктәпнең этномәдәни компонентлы статусын саклауга һәм үстерүгә зур игътибар күрсәтә. Мәктәп базасында татар теле һәм әдәбияты укытучыларының район, өлкә, республика семинарлары уза.

Бүгенге мәктәпнең иң яхшы традицияләре ул вакытта салынган, ә бүген аларны Мөнирә Калиева җитәкчелегендәге иҗат коллективы дәвам иттерә. Татар халкының туган телен, милли мәдәниятен, гореф-гадәтләрен саклау һәм үстерү – Мөнирә Хикмәтулла кызының этномәдәни компонентлы мәктәп директоры (2014 елдан) буларак эшләү максаты.

Укучылар ел саен өлкә мәгариф департаменты, ТОГИРРО үткәргән чараларда катнашалар. Барыннан да элек бу – туган тел һәм әдәбият буенча фән олимпиадалары, татар шагыйрьләре һәм язучыларының юбилей конкурслары.

Укытучылар педагогик осталык конкурсында, «Мәдәниятләр диалогы: туган телне саклау һәм үстерү» фәнни-гамәли конференциясендә, Төмән өлкәсендә татар мәгарифе көннәрендә сыналалар.

2015 елда мәктәп «Этномәдәни компонентлы иң яхшы мәктәп» өлкә конкурсында – 2, 2022 елда 1 урынга иреште. Мәктәп базасында 2023 елның февралендә Түбән Тәүде районы мәгариф идарәсе, филология фәннәре докторы, Төмән дәүләт университеты профессоры Хәнисә Алишина ярдәмендә татар теле һәм әдәбияты укытучыларының өлкә семинары узды. Мөнирә Хикмәтулла кызы үз мәктәбен «Ел директоры-2023» өлкә конкурсында да «Этномәдәни компонентлы мәктәптә туган телне саклау һәм үстерү» темасы белән тәкъдим итте. 2024 елда ул «РФ мәгариф отличнигы» күкрәк билгесе белән бүләкләнде.

Этномәдәни белем балага шәхес потенциалын, үзенең кеше буларак билгеләнешен, бурычын тормышка ашырырга, милләтара дуслыкны ныгытырга, күпмилләтле бергәлектә яшәргә, башка мәдәниятләрнең һәм традицияләрнең үзенчәлегенә, тормыш нигезләренә сакчыл һәм түземле карарга мөмкинлек бирә.

Фирдәүс АЛЕЕВА,
Түбән Тәүде районы, Киндерле урта мәктәбе укытучысы.
Рәсемдә: укытучылар коллективы.

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*