Озын ялларның бер көнендә Иске Татар бистәсендә «Каз өмәсе» булды. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Гамәли филология: татар теле һәм әдәбияты, журналистика юнәлеше студентлары Мәрьям Ибраһимова һәм Ралинә Хәбирова Казан үзәгендә булган бәйрәмнән репортаж тәкъдим итә.
Кышка кергән вакытта элек-электән татар авылларында каз өмәләре булган. Хәзер инде онытылып барган бу йола шәһәргә «килде».
Бәйрәм ике телдәге театраль тамаша рәвешендә булды. Tubatay Daily, Tatar by Tubatay, «Татарская усадьба» һәм «Гусь» рестораннары ишегалларында алма төшәр урын да калмаган иде. Һәрберсендә театраль тамаша күрсәтелде. Татарчалатып әйткәндә, «Каз» рестораны янында мин – Ралинә булдым, ә курсташым Мәрьям икенче ишегалдында иде. Бер-бер артлы котлаулар булды. Төркия Республикасының Казандагы Генераль консулы Угур Йылмаз, Үзбәкстан Республикасының Казандагы Генераль консулы Нодиржон Касыймов чыгыш ясады.
Кергән җирдә үк игътибарымны бизәнү әйберләре белән сату итүче ханымнар җәлеп итте. Татар бизәкле бизәнү әйберләре ясаучы Рамилә ханым Гарипова ахирәте Гөлнур Әхмәдова белән килгән иде.
«Мин каз өмәсенә ел саен килергә тырышам, ахирәтемә ярдәм итәм, – ди Гөлнур Әхмәдова. – Казларны суйгач, борын-борыннан хатыннар, яшь киленнәр, җыелып, каз йолкыган. Ул йоннан мендәрләр ясаганнар, аларны кәләшләргә туй бүләге итеп, «ак булсын, пакь булсын, йомшак булсын» дип теләп биргәннәр. Бу йоланы киләчәк буыннарга тапшыруны безнең бурычыбыз дип саныйм.
Менә ахирәтем эшләгән милли бизәнү әйберләрен киеп килдек. Даими рәвештә алучы клиентларыбыз да бар. Татар халкы элек-электән кунакчыл булган бит. Казаныбызга килгән кунаклар да, милли күлмәкләр, бизәнү әйберләре киеп йөргәнне күреп, татар кызларына сокланалар. Алар йөзекләр, хәтта изүләр, хәситәләр дә алып китә. Казанда шундый күп чаралар оештырыла. Менә бүген Кариев театры артистлары шушы йоланы күрсәтәчәк. Кунаклар өчен боларны күрә алу, артистлар белән җырлап, биеп күңел ачу — бәхет. Уңган хатын-кызларыбыз йөзек кашы булган бизәкләребезне халыкка тәкъдим итеп, шуның белән акча да эшли алуына без бик шат», – ди ул.
Ишегалдының бер почмагы көзчә бизәлгән: салам өемнәре, кабаклар, көзге чәчәкләр, саргайган яфраклар куелган. Ә уртада горур гына каз фигурасы тора. Ул гадәти генә каз түгел, бәйрәмчә киендерелгән — муенында галстук, башында түбәтәй. Сәхнәдә исә өстәл куелган, аңа самавыр утыртылган, өчпочмак һәм бәлешләр чыгарылган.
Чараны Эльвира Кәримова алып барды: «Монда бу бәйрәм инде өченче ел үткәрелә. Реквизит борынгы йолага туры китереп эшләнгән. Барысын да Г. Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары әзерләде. Сценарий да татар халкының бу күркәм йоласын тулаем күрсәтүгә юнәлтелгән. Мин монда икенче тапкыр катнашам. Тамашачылар бик ошата. Биредә һәркем яраткан татар көйләре уйный, халык бии, аралаша, кәефләр күтәрелеп китә», – дип фикерләрен җиткерде ул.
Бәйрәмгә килгән кунаклар белән дә сөйләшеп алдым: «Бу бәйрәм яшь вакытларны, каз өмәләренә йөргән күңелле чакларны искә төшерә. Яшь буынны тәрбияләргә менә шундый бәйрәмнәр ешрак булсын иде. Мин үзем Мордовиядә үстем. Яшь чакта да чакыралар иде шундый бәйрәмгә. Кызлар җыелып, апалар белән каз йолкый идек. Егетләр килә, кертергә сорап, тәрәзәгә шакый. Кертмәсәк, яшь малайны җибәрәләр. Ә кергән җирдә мамык сала торган кәрзин шикелле нәрсә тора. Берсендә теге егетнең башын кәрзингә тыктылар, авыз-борыннарына мамык тулды (елмая). Гадәттә, каз йолкып бетергәч, чәйләр эчә, егетләр-кызлар кулга-кул тотынышып әйләнә торган идек», — дип искә алды Халидә Иктисамова.
Мәрҗани мәчете имамы Айморат хәзрәт Хаҗиевны очраттым: «Бу — әби-бабаларыбыздан килгән гореф-гадәтебез. Авылда инде барысы да күршеләрен чакыра. Казлар йолкынгач, чишмәгә төшеп, гармун тартып, җырлап кайталар иде. Бүген дә шушы гореф-гадәтләребез дәвам итә, Аллаһка шөкер, без дә шуларны саклауга үз өлешебезне кертәбез. Дини-әхлакый тәрбия ягыннан да безне берләштерүе белән кыйммәтле бу бәйрәм. Менә монда да күпме кеше җыелган. Кайберләре каз өмәсе турында берни белмичә килеп тә, кызыксынып китә. Без берләшәбез, Коръән аятьләре укыйбыз, тәкъбирләр әйтеп, казларны чалабыз», – диде хәзрәт.
Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артистлары сәхнәгә чыгарга әзерләнә иде.
Татарстанның атказанган артисты Энҗе Яруллина: «Без каз өмәсе йоласын күрсәтәбез. Аның тәртипләре бик күп булган. Йонын ничек йолкырга, елгага чайкарга ничек барырга? Мәсәлән, киләсе елда бәбкәләр күп булсынга, казлар матур, таза булып үссен өчен, юл буена мамык чәчеп барганнар. Кызганыч, соңгы елларда каз асрау кими. Элек бит туганнар, күршеләр җыелышып, каз йолкыган, күңелле итеп өмәләр үткәргән. Кызганыч ки, бу күренешләр сирәгәя бара. Үз тамырларыбызны истә тотарга, аларны яшь буынга җиткерергә тиешбез».
Муса Камалов: «Туристлар кая гына барса да, аларга шунда яшәүче халыкның гореф-гадәтләре бик кызык. Без дә бит чит төбәккә барсак, андагы традицияләр, милли киемнәр белән кызыксынабыз. Шуларны җиренә җиткереп, үтемле итеп театральләштереп күрсәтә алсалар, моннан да шәбрәк ысул юктыр».
Менә тамаша башланып китте. Аңлашыла ки, кызларның каз өмәсенә әзерләнүе, егетләрнең килүе, яшьләрнең шаярышулары күрсәтелде. Каз маен куллану турында фактлар әйтелде: аны аш-суда да, бит очларын, читекләрне майлау өчен дә кулланганнар. Башта канат астындагы йоннарны йолкулары, махсус капчыкка салып, яндырып алулары искәртелде. Канат астындагы һәм койрык өлешендәге йон мендәр ясауда кулланыларга тиеш түгел.
Тамашачылар белән йөзек салышып да уйналды. «Җәзаларсыз» булмый: уенда катнашучылар җырлады, шигырь сөйләде, каз булып та, әтәч булып та кычкырды. Олысы-кечесе әйлән-бәйлән уйнады.
Соңрак җырлар сузып, такмаклар әйтеп, «күршеләрне чакыра-чакыра», казларны «чайкарга» Кабан күленә юл тоттык. «Артистларның халык арасында булуы – шәп», — дип, тәэсирләре белән бүлешүләр ишетелде.
Ә Кабан күле буенда, Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының яңа бинасы тирәсендә халык тагын да күбрәк җыелды.
Анда игътибарымны чын татарча киенгән ханымнар һәм туташлар җәлеп итте. Баксаң, музейда саклана торган татар хатын-кызларының киемнәре үрнәгендә ясалган икән.
Гөлназ Гыймадиева да матур итеп киенгән иде. «Иске Татар бистәсендә каз өмәсе булуын белеп, милли итеп киенеп килдем. Монда бик күңелле. Көне дә матур. Шундый җылы атмосфера, чит илләрдән килгән кунаклар да бар, аларга үзебезнең бәйрәмнәребезне күрсәтәбез. Җәй көне биредә «Хәрәкәттә бәрәкәт» проекты уза иде, ул өзелмәгән дә кебек. Монда шундый бии торган урын, рәхәтләнеп ял итәбез», – диде ул елмаеп.
Әзерләнгән программа тәмамлангач та, халык җыр-биюләрне дәвам итте.
Ә мин – Мәрьям Ибраһимова – «Татарская усадба» янында булдым.
Бәйрәм алдыннан мин Түбәтәй daily ресторанның маркетологы Виктория Рангулова белән аралашып алдым.
«Быел без «Каз өмәсен» оештырабыз, максатыбыз: халкыбыз бу көнне элек ничек уздырганын яшь буынга күрсәтү. Югыйсә хәзерге вакытта шәһәрдә үскән кайбер балалар бу бәйрәм турында белеп бетерми кебек», – диде ул «Каз өмәсе» турында.
Бәйрәм алдыннан Мансур хәзрәт Җәләлетдинов «Әл-Фәтихә» сүрәсен укыды һәм дога кылды. Мөхтәрәм кунаклардан матур сүзләр, котлаулар яңгырады.
Татарстанның халык артисты Илфат Камалиев бу чарада ел саен катнашуын әйтте.
«Бу – безнең традицион бәйрәмебез. Без монда килгән туристларга, килгән кунакларга үзебезнең милли гореф-гадәтләребезне зурлап күрсәтәбез. Уеннар, биюләр, музыка аша, Аллаһ боерса, бүген аларның күңелләрен күрергә тырышабыз», – диде ул.
Театральләшкән тамашадан соң артистлар кунаклар белән бергә, чистартылган казларны чиләкләргә салып, Кабан күле буйлап бардылар, шактый гына җырлар, биюләр, күңел ачулар булды. Бәйрәм тәмамлаганнан соң, халык «Татарская усадьба» рестораны янына кайнар чәй һәм мичтән яңа гына чыгарылган коймаклар белән җылынырга китте.