tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Быел «Татарча диктант»та Каюм Насыйри һәм Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр язачаклар
Быел «Татарча диктант»та Каюм Насыйри һәм Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр язачаклар

Быел «Татарча диктант»та Каюм Насыйри һәм Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр язачаклар

Быел «Татарча диктант» акциясендә катнашучылар өчен мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри һәм язучы Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителәчәк. Татарстан һәм Башкортстан Республикаларында диктант язу өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзек сайлап алынган. Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга» әсәреннән өзек, чит илләрдә яшәүчеләргә Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» әсәреннән өзек тәкъдим ителә.

Диктант өчен текст сайлау нечкәлекләре хакында «Татар-информ»да узган матбугат очрашуында Филология фәннәре кандидаты, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының гомуми тел белеме һәм тюркология кафедрасы доценты Гөлназ Мөгътәсимова сөйләде.

«Каюм Насыйри әсәрләрен кабат укыдык, анализладык, нәтиҗәдә 10-15 текст арасыннан ике иң кулай текст сайланды. Берсе – Татарстан һәм Башкортостан республикаларында яшәүче милләттәшләребез өчен, икенчесе чит илләрдә яшәүче татарлар өчен. Беренче өзек Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән, «Кабуснамә» – үгет-насыйхәтләр, тормыш-көнкуреш турында язылган хезмәт. Икенче текст барыбыз өчен дә кечкенәдән таныш, мәктәп дәреслекләренә кергән «Әбүгалисина» әсәреннән алынды», – диде Гөлназ Мөгътәсимова.

Фото: © «Татар-информ», Рамил Гали

Ул сайлап алынган текстлар бүгенге көн лексикасына яраклаштырылуын искәртеп узды.

«Әлбәттә әлеге текстлар адаптацияләнгән, Каюм Насыйриның телен, аның кайсы гасырда яшәгәнен, нинди сүзләр кулланганын беләбез, текстлар безнең көнгә яраклаштырылган. Без сүз санына да игътибар иттек, чит илләрдә яшәүче милләттәшләребезнең диктантында сүз саны азрак», – диде ул.

Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга» әсәреннән өзек тәкъдим ителәчәк.

«Җир йөзендә алты кыйтга» – Мөхәммәт аганың юл язмалары. Әлеге әсәрдән кыскартып алынган өзек тәкъдим ителәчәк, әсәр бик күптәннән басылган, тулы вариантын Мөхәммәт Мәһдиевнең томлыкларында табарга була. Теле бик гади, җор. Әлеге текст шулай ук бераз гадиләштереп тәкъдим ителә», – диде ул.

  • Быел «Татарча диктант» акциясе дөнья күләмендә X тапкыр 14-16 ноябрь көннәрендә узачак. 14 ноябрьдә диктантны Татарстанда һәм Башкортстанда, 15 ноябрьдә Россия төбәкләрендә, ә 16 ноябрьдә чит илләрдә яшәүче татарлар яза алачак.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*