Аксубай муниципаль районында “Татарча диктант-2025” акциясе узды. Акциядә районыбызның 22 мәйданчыгында 500гә якын катнашучы үз белемен тикшереп, татар теленә булган мәхәббәтен һәм хөрмәтен күрсәтте.
“Татарча диктант” акциясе ел саен үткәрелә торган чара булып, ул телебезнең грамоталылыгын үстерү һәм татар халкының рухи кыйммәтләрен саклау юнәлешендә зур әһәмияткә ия. Акциядә катнашучылар арасында мәктәп укучыларыннан алып, өлкән буын вәкилләренә кадәр һәркем бар иде. Бу көнне һәркем үз белемен камилләштерергә, татар теленең киләчәк буыннарга тапшырыла торган кыйммәт икәнен тагын бер кат расларга мөмкинлек алды.