tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Австралия татары: Телебезне югалтмас өчен «Татарча диктант»ны ел саен язарга кирәк
Австралия татары: Телебезне югалтмас өчен «Татарча диктант»ны ел саен язарга кирәк

Австралия татары: Телебезне югалтмас өчен «Татарча диктант»ны ел саен язарга кирәк

Казан дәүләт энергетика университетында «Татарча диктант» акциясе узды. Бирегә 180гә якын кеше җыелды. Катнашучыларга Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзек тәкъдим ителде. Эшләр КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында тикшереләчәк.

Диктант текстын шагыйрь Фәнил Гыйләҗев укыды. «Мондый вазифада мин беренче тапкыр», — диде ул.

Диләрә Вәлиева Австралиянең Аделаида шәһәреннән килгән. «Мин 1991 елдан Австралиядә яшим. Ике балам шунда туып үсте. Андагы татарлар һәммәсе диярлек татарча белә. Кечкенәдән гаиләдә татарча гына сөйләшергә тырышалар, мәктәпкә баргач кына инглизчә өйрәнәләр. Татарстанда унынчы булса, Австралиядә дә җиде-сигез тапкыр яздык. Бу акцияне мин үзем оештыра идем. Быел да язачаклар», – диде ул.

«Бу – бик кирәкле эш, телебезне, үзебезне югалтмас өчен аны дәвам итәргә кирәк. Без гадәттә чит илләр өчен булган текстны яза идек, быел Татарстанда язгач, озынрак та, сүзләре дә авыррак тоелды. Шулай итеп телебезне камилләштерәбез», – диде Диләрә Вәлиева.

Диктант язучыларны университетның ректоры Эдвард Абдуллаҗанов сәламләде. «Монда килеп, безнең белән диктант язуыгыз өчен рәхмәт. Үзебезнең университетта бу акцияне киләсе елларда да үткәрергә әзербез. Менә парадокс: без Казанга укырга килгән чакта татарча сөйләшсәң, мыскыл итәләр иде. Хәзер сөйләш, яз гына — сөйләшүчеләре аз. Күптән түгел Кытайга барып кайттым, урамда рәхәтләнеп милли костюмнардан йөриләр. Бездә дә шулай булсын иде», – диде ул.

«Өч көн эчендә бөтен дөньядагы татарлар диктант яза. Бер миллионнан артык кеше җиде меңнән артык мәйданчыкта җыела. Бүгенге көндә «Татарча диктант» — тулы бер хәрәкәт. Әлеге белем бирү акциясен халык бик җылы кабул итте. Һәр эшнең әйдәп баручылары бар. Казан дәүләт энергетика университеты телебезне, мәдәниятебезне саклау һәм үстерү өчен бик күп чаралар оештыра. Монда «Яз гүзәле» бәйгесен әйтми китеп булмый. Шунысы да куанычлы: Татарстаннан гына түгел, башка өлкәләрдән дә кызларны җыясыз», – диде Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров.

Ул татар мохитен булдырган университетка, аның ректоры Эдвард Абдуллаҗановка рәхмәт әйтте. «Каюм Насыйриның 200 еллыгы уңаеннан, диктант өчен аның әсәре алынды. Рөстәм Нургали улы һәрвакыт әйтеп килә: «Татарлыкны саклау үзебез өчен кирәк», – ди. Монда килгәнсез икән, сез битараф түгел. Хәзер татар телен белгән, сөйләшкән өчен рәхмәт. «Татарча диктант» акциясе дә — кызыксындыру чарасы. Татарча сула, татарча яшә, Бөтендөнья татар конгрессы һәм татар дөньясы белән бергә бул», – диде ул.

«Беренче «Татарча диктант» 2016 елда уздырылды, анда берничә төбәк кенә катнашкан иде, хәзер исә безнең география ел саен үсә. Хәзерге көндә 70кә якын Россия төбәге, 30га якын чит ил катнаша. Быел Доха, Тбилисида беренче тапкыр язалар. Монреаль, Аделаида, Европаның төрле шәһәрләрендә диктант язу оештырыла. Безнең Бөтендөнья татар яшьләре форумы чараларына чакырам. Бергә татарча языйк, сөйләшик», – диде Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов.

Казан дәүләт энергетика университеты мөгаллиме Фәридә Филиппова диктанттан соң тәэсирләре белән бүлеште. «Үз вакытында татарча бик күп укый, яза идем. Соңгы вакытта компьютерда гына эшлибез бит инде. Язу эшләре икенче планда калды. Әдәби телне дә көндәлек тормышта сирәк кулланабыз. Бүген үземне сынап карарга килдем. Диктант авыр булмады, сүзләре дә авыр түгел иде. Кайчагында сүзләрне дөрес язаммы икән дигән икеләнү генә булып алды. Текст бик мәгънәле, тәрбияви», – диде ул.

Чара «Туган тел» җыры белән тәмамланды.

Чыганак: tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*