Бүген Бөтендөнья буйлап үткәрелгән «Татарча диктант» акциясенә Башкортстан татарлары да актив кушылды. Төп мәйданчык – Бөтендөнья татар конгрессының Башкортстан Республикасындагы вәкиллеге һәм Уфа фән һәм технологияләр университеты булды. Республика татарларын берләштергән «Рәйхан» клубы өчен «Татарча диктант» язуны вәкиллек офисында клубның җитәкчесе, тележурналист һәм Язучылар берлеге әгъзасы Халисә Мөхәммәдиева оештырды һәм текстны укыды.
«Без беренчеләрдән булып бүген вәкиллек офисында диктант язарга җыелдык. Диктант 12.00 сәгатьтә старт алды. «Рәйхан» клубына йөрүче милләттәшләребез елның-елында әлеге диктантка бик актив кушыла. Пандемия булган елларда да, шактый катлаулы чакта да бергәләп яза идек. Ә хәзер язам дигән кешегә бөтен мөмкинлекләр тудырылган. Зур дулкынлану һәм әзерлек белән яздык әле. Каюм Насыйри әсәре буенча язылган текст барысының да күңеленә хуш килде. Диктант язучылар текстның тәрбияви әһәмиятен дә ассызыклап үтте. Диктан язу – күңелле аралашуга, матур бәйрәм вакыйгасына әверелде», – дип фикерләре белән уртаклашты Халисә Мөхәммәдиева «Татар-информ»га.
Ул шулай диктант тексты нинди хис-кичерешләр уятуын да билгеләде.
«Ахырдан халкыбыз язмышы, туган телебез торышы турында да сөйләшеп алдык. Текстта бәян ителгән Каюм Насыйриның да шундый матур киңәшләрен истә тотарга кирәк, аларны үз балаларыбызга һәм оныкларыбызга сөйләргә кирәк, дигән фикердә таралышты рәйханлылар», – дип белдерде әңгәмәдәш.
Чыганак: tatar-inform.tatar