16 ноябрь көнне Самара шәһәрендә «Татарча диктант» акциясе узды. Диктант шәһәрнең иң матур урынында — Куйбышев урамында, «Станкозавод» бинасында, Идел яры янында үткәрелде. Шунда күп офислар, кафелар — яшьләр үз иткән почмак.
Чарага 15 кеше җыелды — төрле яшьтәге һәм төрле буын вәкилләре. Диктантны яшь укытучы Диана Яхина — Башкортстан кызы, хәзер Самарада яшәүче — укыды.
Акция өчен урын бирүче Ригил Курмаев үзе дә диктант язды. Диктант тәмамлангач, без таныштык, бергәләп тәмле ризыклар һәм чәй белән сыйландык.
Чараны оештырды — Самара өлкәсе «Туган тел» татар җәмгыяте директоры Гюзяль Рамазанова һәм вице‑президенты Ригил Курмаев.
Чыганак: samtatnews.ru