tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Үрнәк гаиләләр
Үрнәк гаиләләр

Үрнәк гаиләләр

Яңа Малыклы районында Халыклар бердәмлеге көне уңаеннан үрнәк һәм күп балалы гаиләләрне хөрмәтләделәр.

Ульяновск өлкәсе территориясендә менә берничә ел инде “Күркәм гаиләләр тормышы” дип аталган уникаль проект гамәлгә ашырыла. Аның кысаларында төбәгебезнең иң яхшы, күпләргә үрнәк булырлык гаиләләре турында китап нәшер ителә. “Ульяновск өлкәсенең күркәм гаиләләре тормышы” китабының алтынчы томында Бөек Ватан сугышы ветераннары, сугыш хәрәкәтләрендә һәм хәрби конфликтларда катнашучылар гаиләләре берничә буынының гыйбрәтле язмышлары белән танышырга мөмкин. Әлеге хикәятләр – якташларыбызга һәм ватандашларыбызга хөрмәт күрсәтү билгесе. Бу китапта Яңа Малыклы районында гомер кичерүче Халитовлар һәм Ябировлар гаиләләре турында укырга була. Дәүләт бәйрәме алдыннан район хакимияте башлыгы Светлана Катиркина әлеге гаиләләргә тантаналы рәвештә китапның берәр данәсен тапшырды.

Шамил Рәшит улы белән Гөлфирә Вазыйх кызы Халитовлар гаиләсе. Бөек Ватан сугышы әлеге гаиләнең өч буынын нык итеп бәйли. Гөлфирәнең бабасы Вәгыйзь Хуҗиәхмәт улы Сафин Сталинград тирәсендә хәбәрсез югала, яу кырында мәңгелеккә ятып кала. Шамилнең әтисе Рәшит Шадый улы 1939 елда срочный хезмәткә чакырыла һәм Бөек Ватан сугышы башлангач, беренчеләрдән булып Туган илне саклаучылар һәм яклаучылар сафларына баса. Шамил белән аның бертуганы Наилгә Әфган сугышының утлы юлларыннан үтәргә туры килә. Шамилнең тәвәккәл, курку белмәс улы Айрат Көньяк Осетиядәге конфликт зонасында хезмәт итә, хәзерге вакытта махсус хәрби операциядә – СВОда катнаша.

Илдус Зият улы белән Айсылу Муса кызы Ябировлар гаиләсе. Аларның ата-бабалары гомере буе Туган илне, газиз Ватанны дошманнан саклаган. Айсылуның әтисе Муса Мингач улы Бөек Ватан сугышының беренче көннәрендә үк фронтка алына һәм Бөек Җиңү көненә кадәр фашист илбасарларына каршы сугыша. Илдус Зият улы үзе Әфганстанда хезмәт иткән. 2024 елның мартында Ябировларның уллары Илдар контрактка кул куеп, фронтка, Авдеевка тирәсенә китә. Илдар сугышчан бурычларын үтәгәндә үзен чын патриот буларак таныта һәм 2024 елның 22 маенда биргән антына тугрылык саклап, геройларча һәлак була.

И.ХАСИБОВ

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*