21 ноябрь көнне Яр Чаллы шәһәрендә Әдәбият көне һәм “Төньяк-Көнчыгыш” зонасы җирле оешма җитәкчеләренең күчмә утырышы узды.
Бу күркәм чарада Казаннан Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары — Татарстандагы бүлекчәләр белән эшләү комитеты җитәкчесе – Шәрипов Ирек Илдусович катнашты.
Әлеге чарага Татарстаннан 60лап язучы килгән иде. Шулай ук форумда дистәдән артык Яр Чаллы бүлеге каләм әһелләре катнашты, Әлмәт бүлегеннән Г.Тукай исемендәге премия лауреаты Фоат Садриев, Лилия Яссир, Резеда Хәертдинова һәм бүлек җитәкчесе Равил Сабыр чакырулы иде.
Җыелган кунакларны татар драмтеатры бинасында башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов сәламләде. Ул кыскача гына Яр Чаллының социаль-икътисадый үсеше, мәдәни проектларны тормышка ашыру турында сөйләде һәм Әдәбият көненең Яр Чаллы бүлеге оешуга 45 ел тулуга багышланганын билгеләп үтте. Бүлек җитәкчесе Факил Сафин ярты гасырлык диярлек тарих белән кыскача таныштырды.
Аннары язучылар 20 шәһәр мәктәбендә балалар белән очрашулар уздырдылар. Анда укучылар аларның шигырьләрен, проза әсәрләреннән өзекләр укыдылар, концерт номерлары күрсәттеләр. Язучыларның чыгышларыннан соң балалар үзләрен кызыксындарган сорауларны бирделәр.
Көннең икенче яртысында татар драмтеатры бинасында И.Юзеев һәм Г.Исхакый исемендәге әдәби премияләр лауреаты Данис Хәйруллинның 80 еллык юбилеена багышланган «Шигърият — йөрәк тибешем» дип исемләнгән әдәби-музыкаль кичә узды. Шагыйрьне ТР Язучылар берлеге рәисе Ркаил Зәйдулла, шәһәр башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Винер Харисов, Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Ирек Шәрипов, «Чаллы икмәге» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Рафаэль Юнысов, туганнары, якыннары котлады.