tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышында 2026 ел Тукай елы дип игълан ителде
Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышында 2026 ел Тукай елы дип игълан ителде

Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышында 2026 ел Тукай елы дип игълан ителде

Бүген, 24 ноябрь көнне, «Корстон» үзәгендә Бөтендөнья татар конгрессының Милли шура утырышы барышында Милли шура рәисе Васил Шәйхразыев киләсе 2026 елны бөек татар шагыйре – Габдулла Тукайга багышларга тәкъдим итте.

«Тукаебызга – 140 ел. Безнең тәкъдимне Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та хуплады. Әлеге ел уңаеннан без башка шәхесләргә дә игътибар итәчәкбез, барлык булган юбилярларны да билгеләп, төрле чаралар уздырачакбыз», – дип ассызыклады ул.

Милли шура әгъзалары әлеге  тәкъдимне  бертавыштан хуплады.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*