Чита шәһәренең Хезмәт мәйданында Сабантуй бәйрәмен билгеләп үттеләр. Байкал аръягына бәйрәм уңаеннан Мәскәү һәм Казан артистлары килде, концерт программасы оештырылды һзм милли уеннар үткәрелде, дип хәбәр итә җирле Мәдәният министрлыгы.
Бәйрәм кунакларын төбәкнең мәдәният министры урынбасары Татьяна Алекминская котлады. Аның сүзләренчә, Байкал аръягында төрле халыкларның гореф-гадәтләрен яраталар һәм хөрмәт итәләр.
Бәйрәм мәйданда уеннар, концерт һәм татар көрәше буенча ярышлар белән дәвам итте. Шулай ук кунаклар баганага менү, капчык киеп йөгерү, капчык сугышы, аркар тартышу кебек уеннарда катнаша алдылар.