Бүген Болгарда узган Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәтенең чираттагы пленумында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев милли мәдәниятне һәм рухи әхлакый кыйммәтләрне саклап калуга, милләтара һәм конфессияара татулыкны ныгытуга, махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына ярдәм итүгә юнәлдерелгән актив хәйрия эшчәнлеге өчен “Донбасс өммәте алдындагы казанышлары өчен” медале белән бүләкләнде.
Шундый ук бүләк кичә Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка «Донбасс өммәте алдындагы казанышлары өчен» медале XVI Бөтенроссия дин әһелләре форумының пленар утырышында тапшырылган иде. Бүләкне республика җитәкчесенә һәм Милли Шура рәисенә Донбасс мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Рәшит хәзрәт Брагин тапшырды.
