Төмән шәһәренең татар мәдәният үзәгендә Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында «Үткәннән киләчәккә» дип исемләнгән себер татарларының этник модасы күрсәтелде. Кунакларны матур милли костюмнар кигән оештыручылар һәм үзәк артистлары каршы алдылар. Бу «Корама» кул эшләре клубы әгъзаларының һәм шулай ук «Үткәннән киләчәккә» этник моданы үстерү һәм саклау белән кызыксынучыларның иҗади эшенең йомгаклау чарасы иде.
Тантаналы кичә Россия Федерациясе Гимны белән ачылды. Аннары Төмән шәһәре хакимиятенең милләтара мөнәсәбәтләр комитеты рәисе Платон Осоткин сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте. «Мин сезне искиткеч иҗат һәм мәдәният бәйрәме — этно-мода фестивалендә сәламлим. Катнашучыларга иҗади уңышлар һәм яңа идеяләр телим. Бу фестиваль ачышлар өчен мәйданчык булсын», – диде ул. Аннары Максим Афанасьев кул куйган Рәхмәт хатлары белән бүләкләү тантанасы мода күрсәтүне оештыруга катнашы булганнарның барысын да колачлады.
Тамашада катнашучыларның чыгышлары бик матур һәм оригиналь булды. Ләкин иң яшь модельләрнең чыгуы аеруча дулкынландырды. «Жар-птица» мода театры – 62 нче балалар бакчасы сабыйлары тамашачыларны артистлыклары белән таң калдырдылар.
Әлеге чарада «Газизәнең ай яктысы» дип аталган киемнәр коллекциясен тәкъдим иткән Эльза Шамөхәмәтова үзенең фикерләре белән бүлешеп: «Бүген мин беренче тапкыр «Этно-мода – 2026» фестивалендә катнаштым. Әзерлек барышы катлаулы булуга карамастан, процесс бик күңелле үтте. Мин үземнең коллекциямне каенанама багышладым. Бу эшемдә теләктәшлек күрсәтеп, төрлечә ярдәм күрсәткән гаиләмә, әниемә, оныкларга һәм минем модельләрем булган барлык туганнарыма чиксез рәхмәтлемен. Шулай ук күргәзмәне дөрес бизәүдә, фото-видеога төшерүдә һәм музыкаль озата баруда ярдәм иткән һәркемгә, мине фестивальгә чакырган Фәүсия апа Маргановага, татар мәдәният үзәгенә олы рәхмәтемне белдерәм», – дип сөйләде.
Дефиледан тыш, халык иҗаты эшләнмәләре күргәзмәсе дә булды: милли баш киемнәре, күкрәк бизәнү әйберләре, текстиль муенсалар һәм, хәтта, текстиль милли азык-төлек тамашачыларның игътибарын җәлеп итте.
Коллекцияләрне күрсәтү халык җырларын җанлы башкару белән үрелеп барды — Клара Кучковская һәм Чыңгыз Бикинәев кичәне рухи музыка белән тутырдылар. Чараның спонсорлары «Мирас» банкет-холлының генераль директоры Азат Булатов һәм себер татар язучылары һәм шагыйрьләре берлеге вәкиле Максим Сагидуллин булды, алар катнашучыларга бүләкләр тапшырдылар. Фестивальнең оештыручысы – «Корама» клубы җитәкчесе һәм Төмән өлкәсе себер татарларының милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәүсия Марганова әлеге бәйрәмне үткәрүдә ярдәм иткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде. «Бу күрсәтү – безнең мирасны саклауга көчләрен салган осталарның тырыш хезмәте һәм иҗади эшчәнлеге нәтиҗәсе», – диде.
«Этно-мода. Үткәннән киләчәккә» фестивале себер татарларының традицияләре исәнлегенә дәлил генә түгел, бәйрәм яңа буыннарны кыю иҗади ачышларга да рухландыра.
Лариса ТУЗМӨХӘМӘТОВА.