ТАТРУСENG
Баш бит / Яңалыклар / Татар дин әһелләре җыены делегатлары «Изге Болгар җыены»нда узган көрәш ярышларын тамаша кылды
Татар дин әһелләре җыены делегатлары «Изге Болгар җыены»нда узган көрәш ярышларын тамаша кылды

Татар дин әһелләре җыены делегатлары «Изге Болгар җыены»нда узган көрәш ярышларын тамаша кылды

Бүген татар дин әһелләренең «Милли тормыш һәм дин» XVI Бөтенроссия җыены делегатлары «Изге Болгар җыены»нда узган көрәш ярышларын тамаша кылды. Алар белән бергә ярышларны Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та карады.

Көрәш ярышларында барлыгы 10 илдән 100дән көрәшче көч сынашты. Урта үчәү авырлыгында Татарстан көрәшчесе, Лаеш районы өчен чыгыш ясаучы Россия һәм дөнья чемпионы Динар Кәримуллин баш батыр булып калды. Ул финалда Ульяновск өлкәсе көрәшчесе Артур Хәкимов белән бил алышты һәм җиңү яулады.

Авыр үлчәү категориясендә баш батыр исемен Татарстан көрәшчесе,  дөнья чемпионы Радик Сәлахов яулады. Ул финалда Грузия чемпионы Уча Табататзе белән көрәште. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов аңа төп бүләкне –  «Lada Grantа» машинасы ачкычын тапшырды.

Фото: “Татар-информ” МА

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*