tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Форум кунаклары Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиясендә булды
Форум кунаклары Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиясендә булды

Форум кунаклары Түбән Каманың Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиясендә булды

Бүген “Татарстанның эшлекле хезмәттәшләре” XVIII форумы делегатлары Түбән Кама шәһәренә сәфәр кысаларында Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиядә булдылар. Кунакларны уку йорты эшчәнлеге, укыту процессы үзенчәлекләре һәм мәктәпнең милли тәрбия юнәлешендәге тәҗрибәсе белән таныштыру өчен махсус экскурсия оештырылды.

Форум делегатларын Түбән Кама муниципаль районы мәгариф идарәсе җитәкчесе Айдар Гарифуллин һәм гимназия директоры Айгөл Гаязова каршы алды. Алар укучыларның уңышлары, мәктәпнең белем бирү стандартлары, милли проектлар һәм иҗади эшчәнлек турында сөйләделәр.

Түбән Кама шәһәренең Бакый Урманче исемендәге 2нче гимназиясе – 1992 елның 7 октябрендә Татарстанның Түбән Кама шәһәрендә ачылган татар милли гимназиясе. Шәһәрнең иң зур мәктәпләренең берсе.

Мәктәпнең тулы мәйданы 1 мең квадрат метрдан артык. Комплекска уку-укыту кабинетларыннан тыш, дүрт остаханә, өч спорт залы, ике бассейн, китапханә, ашханә, алма бакчасы, теплица керә. Янәшәдә, бер үк бинада урнашкан сәнгать мәктәбендә гимназия укучыларына музыка, сынлы сәнгать, хореография, театр сәнгате буенча өстәмә белем бирү мөмкинлеге бар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*