Балезино районы Кистем урта мәктәбендә ел саен «Илһам» шигырь уку конкурсы уза. Быел да ул гөрләп узды. Шулай дип сөенеп әйтәм, чөнки җәй көне мәктәп коллективына зур сынаулар үтәргә туры килде. Башлангыч сыйныфларны әз комплектлы итеп үзгәртү һәм 10нчы сыйныф укучыларына күрше авылга йөреп укырга тәкъдим булу аркасында, укытучыларга кыскарту яный иде. Укытучыларның элеккечә бердәм булып «Илһам» шигырь уку конкурсын оештырып йөрүләрен күрү үзе бер шатлыклы күренеш булды. Бердәмлек, татулык, битараф булмауның югарыдан килгән фәрманны да кире кагарга кодрәтле икәнлеген үз үрнәкләрендәБыел «Илһам» конкурсында 51 укучы катнашты. Алар Балезино районының Паюра, Глазов, Яр Чаллы шәһәрләреннән килгән иделәр. Ул Ватанны саклаучылар елына, Бөек Җиңүнең – 80, атаклы композитор П. И. Чайковскийның – 185, Ижау шәһәренең 265 еллыгына багышланды. Катнашучыларны мәктәп директоры Зөһрә Рәшид кызы Касимова сәламләде һәм барлык катнашучыларга җиңүләр теләде. Дүрт ел элек «Гаилә» номинациясе дә булдырылган. Бу номинациядә 4 гаилә катнашты. Быел да укучылар «Илһам» конкурсына зур әзерлек белән килгәннәр, аеруча кечкенәләр шигырьләрне күңелгә үтәрлек итеп сөйләделәр. Ә зурлар арасында аеруча Әмирә Касимова (Кистем) һәм Илшат Касимовның (Паюра) чыгышлары аерылып торды. Тамаша залында оныклары белән килгән әбиләр дә байтак иде. Сәния Шамил кызы да бу конкурста оныгы белән өченче ел катнаша икән. Үткән елны беренче урынга лаек булганнар. Киленнәре рус милләтеннән булгач, татар шигырьләрен Сәния апа өйрәтә икән. «Без өйдә оныклар белән татарча сөйләшергә тырышабыз. Шуңа күрә алар татарча яхшы аңлыйлар. Оныгыбыз конкурсны бик көтеп ала. Балалар бакчасында тәрбияче апасы «Әлли-бәлли» шигырен ятларга биргән иде. «Андый шигырь буламыни?» – дип, ул шигырьне ятламады. Конкурска Рафис Корбанның «Җиңү» шигыре беләнЖюри әгъзалары да өйдә татарча сөйләшкән балаларның чыгышлары әллә кайдан күренеп торуларын, конкурста өздереп татарча шигырь сөйләү өчен өйдә татарча аралашырга кирәклеген әйттеләр. Конкурста катнашучыларны татар сүзе өчен көрәшүчеләр дип атадылар. Конкурс быел егерме беренче тапкыр узды. Ә аның башында элекке мәктәп директоры Әлфия Габделбәр кызы торган. «Ул елларда безнең укучылар татарча конкурсларда бик начар чыгыш ясый иде. Мәктәпнең милли йөзен саклыйсы килде. Татар теле укытучысы Фәйрүзә Нурлыгаян кызы белән сөйләштек тә, укучыларны җиңү яуларлык итеп әзерләү өстендә эшли башладык. Һәр укучы белән аерым шөгыльләндек. Ул елны безнең нәтиҗәләребез күзгә күренеп яхшырды.Конкурс балаларның көтеп алган бәйрәменә әверелде. Хәзер оныкларым да катнаша. Аларга рус теленнән татар теленә күчәргә авыррак, әмма конкурс телне үзләштерергә, баланың иҗади сәләтен ачарга, сәхнәдә үзен тотарга, оялмаска, сәнгатьле сөйләргә өйрәтә. Егерме бер ел буе «Илһам» конкурсы үзенең актуальлеген югалтмады. Ул укучыларга татар әдәбияты, шагыйрьләр һәм язучыларның иҗаты белән якыннан танышырга ярдәм итә, туган телебезгә, әдәбиятыбызга мәхәббәт тәрбияли», – диде Әлфия ханым. Сынау берләштерде Бүгенге көндә Кистем мәктәбендә 87 укучы белем ала. Моннан тыш мәктәпкәчә яшьтәге ике төркемдә 30 бала тәрбияләнә. Аңа карамастан, быел яңа уку елы башланыр алдыннан 10нчы сыйныфта укучы дүрт баланы күрше Кожило мәктәбенә күчереп, башлангыч сыйныфларны берләштереп, укытучыларны кыскарту мәсьәләсе куела.
Чыганак: yanarysh.ru