Бөтендөнья татар конгрессында «Идел йорт» XXV Төбәкара халык театрлары коллективлары фестиваленең жюри утырышы узды. Быел фестивальгә 20 гариза кабул ителде. Бәйгегә Мәскәү һәм Санкт-Петербург шәһәрләре, Башкортостан Республикасы, Самара, Свердловск, Оренбург, Ульяновск өлкәләре, Пермь краеннан үзешчән театр коллективлары спектакльләренең видеоязмаларын юлладылар.
Катнашучыларның эшләрен мәртәбәле жюри бәяләде. Алар арасында Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры музее мөдире Луара Шакирҗанова, Татарстанның атказанган артисты Ирек Хафизов, Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы Композиторлар берлеге әгъзасы Эльмира Галимова, язучы, драматург Данил Салихов, шагыйрә, драматург Резеда Гобәева, Татарстанның атказанган артисты Илфак Хафизов һәм сәнгать фәннәре докторы Рауза Солтанова.
«Дөрестән дә елдан-ел бәйгенең географиясе арта бара. Фестивальнең киләчәге зур. Быел профессиональ дәрәҗәдәге коллективларның күбрәк булуы аеруча сөендерде. Фестивальнең иң зур казанышы быел, ниһаять, ут белән эшли башлаулары. Элек андый төшенчә дә юк иде әле. Профессиональ дәрәҗәдә үк куелмаса да, куллана башлаулары куанычлы хәл дип әйтергә кирәк. Аннан үзләренең төбәк теле белән сөйләшүләре дә яхшы. Димәк, алар үз тамашачыларын тапканнар һәм аларның зәвыгын яхшы беләләр. Әмма ки, шуны да әйтеп узарга кирәк, пьесаларның кабатлануы күзәтелә. Бер пьесаны төрлечә куеп булганлыгын да аңлыйм, әмма жанрларны төрләндерү дә кирәк. Шуны истә тотсыннар иде, – диде Рауза Солтанова.
Җиңүчеләр 4 декабрьдә Г. Камал исемендәге театр сәхнәсендә узачак гала-концертта бүләкләнәчәк.