“Дулкын” (Волна) татар мәдәнияте үзәгендә Әниләр көне уңаеннан бәйрәм кичәсе узды. Традиция буенча ел саен активистлар әлеге искиткеч бәйрәм уңаеннан чара оештыра.
Быел да алар матур кичә әзерләде. Чәй артында үз әниләре һәм әбиләре турында чыгышлар тәкъдим ителде. Күпләр истәлекле әйберләр, гаилә фотолары һәм әти-әниләр белән бәйле истәлекләр алып килде. Алар истәлекле вакыйгалар һәм гаилә тарихлары белән уртаклаштылар.
“Бу очрашулар бер-береңне , якын кешеләреңне яхшырак белергә ярдәм итә”, – дип белгеләде “Дулкын” татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Флора Зиннәтуллина.
Шулай ук очрашуда катнашучылар оешманың 25 еллыгы уңаеннан чаралар турында хисләре белән уртаклаштылар.