18 декабрь көнне Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисенең беренче урынбасары — Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров эш сәфәре белән Берләшкән Гарәп Әмирлекләренең Дубай шәһәрендә булды.
Дубайдагы вәкиллек әгъзалары һәм татар җәмәгатьчелеге катнашында җыелыш узды. Анда 2025 елга эшчәнлекләренә нәтиҗә ясалды, 2026 елга бурычлар куелды. Данис Шакиров үз чыгышында киләсе ел Татарстанда “Тукай елы” дип игълан ителүе турында хәбәр итте һәм планлаштырылган чаралар белән таныштырды.
Данис Фәнис улы эш сәфәре кысаларында моңа кадәр Гарәп татарлары Альянсының элеккеге җитәкчесе Әлфия Бәдретдиновага Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев имзалаган конгрессның рәхмәт хатын һәм истәлекле бүләкләрен тапшырды. Бөтендөнья татар конгрессының Дубайдагы вәкиле Камил Галиуллинның вәкаләтләре озынайтылды. Аңа Бөтендөнья татар конгрессының таныклыгы һәм күкрәк билгесе тапшырылды. Мисырның Каир шәһәрендә 7 ноябрь көнне узган Гарәп татарлары Альянсының киңәйтелгән утырышында бертавыштан сайланган Марсель Әхмәтшинга да Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев исеменнән Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров конгрессның таныклыгын һәм күкрәк билгесен тапшырды.
Утырышта Татарстан Республикасының Дубайдагы Сәүдә-иктисадый вәкиле Тимур Хәйретдинов, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура әгъзасы, Самара өлкәсенең “Дуслык” төбәк иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев, Бөтендөнья татар конгрессының Дубайдагы вәкиллеге әгъзалары катнашты. Чара нәтиҗәле һәм эшлекле шартларда узды.


