Рөстәм Галиуллин 1 сентябрьдә Татарстан китап нәшриятының яңа генераль директоры итеп билгеләнеп, коллективка тәкъдим ителгән иде. Яңа вазифага керешеп, 100 көннән узганнан соң ул нәшрият эшчәнлеге, авторлар турындагы фикерләре белән уртаклашты.
в Яңалыклар, Слайдер, Милли тормыш, Төп яңалыклар, 23.12.2025 0 4
Рөстәм Галиуллин 1 сентябрьдә Татарстан китап нәшриятының яңа генераль директоры итеп билгеләнеп, коллективка тәкъдим ителгән иде. Яңа вазифага керешеп, 100 көннән узганнан соң ул нәшрият эшчәнлеге, авторлар турындагы фикерләре белән уртаклашты.
«Язучының, галимнең үз иҗат җимешен китап итеп күрергә теләве – гадәти хәл. Сүз социаль әһәмияткә ия әдәбият исемлеге турында бара икән, аның үз тәртибе бар. Мәсәлән, быел кулъязмалар 15 июльгә кадәр җыелган. Аның иң дөрес, туры юлы болай: авторлар нәшрият директоры исеменә гариза язып, кулъязмаларын калдырып китә. Яхшы әсәр үз юлы белән, бернинди каршылыкларсыз, киртәләрсез, шалтыратуларсыз-хатларсыз, барлык этапларны да тиешенчә үтеп, вакытында дөнья күрә. Шул тәртип кенә җитмичә, директорның үзен күреп, «Китабым тәгаен чыгамы?» – дип белешеп китүчеләр дә бар.
Кешеләр төрле холыклы. Журналда да шулай иде: «Киссәгез дә, кыскартсагыз да, нишләтсәгез дә ярый – чыксын гына», – дигән авторлар да, «Бер генә өтеренә дә тимәгез», – дип, корректураны кат-кат укый торганнары да очрый. Кайсысын әйбәт дип исәпләргә? Мин үзем битараф булмаганнарны хөрмәт итәм, иҗатына җитди караган авторлар кадерле. Бездән элгәреләр, Әмирхан Еники, китабы типография киткәч тә: «Фәләненче биттәге фәләненче юлда бер өтер артык куелган», – дип борчылып, төзәттереп йөргәнен сөйлиләр бит. Бу – профессиональлек билгесе. Шуңа күрә борчып йөрүчеләр – безнең эш процессының бер үзенчәлеге инде, ансыз булмый», – ди ул.
Рөстәм Галиуллин белән «Интертат» сайты өчен Рузилә Мөхәммәтова сөйләште.
Чыганак: tatar-inform.tatar