tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Төркиядә татлы ризык бәйгесе узды.
Төркиядә татлы ризык бәйгесе узды.

Төркиядә татлы ризык бәйгесе узды.

Төркиянең Истанбул шәһәрендә узган Халыкара “Шоколад кубогы” (Çikolata kupası) бәйгесендә  Татарстаннан кунак булып «Тәмле булсын!» рестораны хуҗабикәсе Резедә Хөсәенова белән  аш-су остасы Айрат Хөснетдинов катнашты. Алтынчы тапкыр узган бу  чараны Төркиянең пешекчеләр федерациясе оештырган. Ике көн дәвамында булган бәйгедә Татарстан исеменнән аш-су осталары,   «Тәмле булсын!» рестораны хуҗабикәсе Резедә Кыям кызы үзенең шеф повары белән, шоколад кушып десерт әзерләү дигән бәйгенең шартын истә тотып? халкыбызның милли ризыклары чәк-чәк һәм кош теле әзерләү буенча  мастер класс күрсәттеләр. Осталарга  Төркиянең профессиональ аш-су осталары югары бәя бирде.
Татарстаннан килгән аш-су осталарының эше югары бәяләнде. Аларга диплом һәм рәхмәт хаты тапшырылды.
Резедә Хөсәенова үзенең “Тәмле булсын!” татар ашлары китабын оештыручыларга  бүләк итте.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*