tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев — Мәскәүдә
Васил Шәйхразыев — Мәскәүдә

Васил Шәйхразыев — Мәскәүдә

Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев эш сәфәре белән – Мәскәү шәһәрендә.

Васил Габтелгаяз улының Россия башкаласында мөһим очрашулар уздыруы көтелә. Ул эш сәфәре кысаларында Аккредитацияләү буенча Федераль хезмәт (Росаккредитация) җитәкчесе Дмитрий Вольвач, Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе Мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин белән очрашачак.

Очрашу барышында уртак проектларны гамәлгә ашыру һәм башкалада татар җәмгыятенең икътисадый үсешенә дә, рухи-мәдәни тормышына да кагылышлы актуаль мәсьәләләрне хәл итү турында фикер алышачаклар.

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*