Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев Мәскәүдә Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, баш мөфти Равил Гайнетдин белән очрашты.
Җылы рухта узган очрашуда хәләл стандартлар темасы төп игътибар үзәгендә булды. Сөйләшү барышында ел дәвамында милли һәм дини тормышта булган вакыйгалар, ирешелгән уңышлар турында фикер алыштылар.
Россия Диния нәзарәтенең хәләл ризык куллануны 20 елдан артык элек хуплап чыгуы һәм халыкны шул юнәлештә өндәве ассызыкланды. Бүгенге көндә ислам илләре Россияне хәләл продукция җитештерүче ил буларак таный һәм хөрмәт итә. Илдә җитештерелгән хәләл продукцияләр чит илләргә, шул исәптән ислам дәүләтләренә дә экспортлана.
Очрашуда киләчәктә әлеге эшчәнлекне тагын да үстерү юллары, шулай ук 2026 елда барлык ислам илләре катнашында узачак Казан форумында хезмәттәшлек итү мәсьәләләре дә каралды.
Әлеге очрашуда Мәскәү татарлары милли-мәдәни автономиясе рәисе Фәрит Фарисов та катнашты.