tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Якташыбызның якты истәлегенә
Якташыбызның якты истәлегенә

Якташыбызның якты истәлегенә

Махсус хәрби операциядә вафат булган сугышчы, Тубыл шәһәренең танылган фотографы Гали Сәитов истәлегенә багышланган «Себер татарлары объективта» фото һәм видеоматериаллар бәйгесенә йомгак ясалды.

Чараны оештыручы – шәһәр себер татарлары автономиясе рәисе Зәйтүнә Тычинских якташыбыз турында җылы сүзләр белән башлады. Экраннан Гали Сәитовның һәм башка якташлары төшергән фотолар күрсәтелеп барды. Истәлекле, үзенчәлекле, тарихи фотосурәтләр күпләрнең хатирәләрен яңартты. Фоторәсемнәр күргәзмәсен кунаклар кызыксынып карадылар. Ватаныбызның тыныч тормышы өчен һәлак булган якташыбыз турында якын туганнары – Галия Измайлова, Алсу Сагыйтова, Шәрифә Юмашева, сыйныфташлары Нәсимә Корманова, Зөлфирә Алеева, Катип Юмашев, дуслары Хәсән һәм Хөсәен Арангуловлар, Александр Ельцов, Илтус Уразмәмәтов, себер-татар мәдәният үзәгеннән Роза Яхина хатирәләре белән уртаклаштылар. Гали Сәитовны, хәрби бурычларын үтәгәндә вафат булганнарны бер минут тынлык белән искә алдылар.

51-1-25

Аннары «Себер татарлары объективта» фото һәм видеоматериаллар бәйгесендә җиңүчеләр, чарага килүчеләр туган илен, туган ягын, халкын, себер табигатен, гореф-гадәтләребезне хөрмәт иткән, яраткан, монда туып-үскән Гали Сәитов турында фикерләрен әйттеләр. Бәйгедә җиңүчеләргә дипломнар, бүләкләр тапшырылды. Фоторәсем буенча Хәнисә Алишинаның – «Яшь пар», Майя Әхмәтгәрәеваның – «Равилә Кутумова», Алсу Симонованың – «Сары мәтрүшкәләр», Арина Рәхимованың – «Бабамның бабасы инженер-элемтәче», Риана Туктабаева – «Гореф-гадәтләр кочагында», Лаура Айдуллина – «Әлли-бәлли бәү», Ихсан Теляевның – «Рәссам Роза Әминова», «Сабантуй», «Әмәл», Маннур Суючбакиевның – «Альберт Колмәмәтов», Элина Кангазинаның «Таң атканда» фотолары беренче урын дипломына лаеклы булдылар.

51-11-25

Хәнисә Алишинаның – «Минем укытучым Диләрә Тумашева», Валентина Волкның – «Рәсем ясаучы ханым», Равилә Кутумованың – «Римма Умитбаева», Маннур Суючбакиевның – «Кызлар Сабантуйда», Азалия һәм Лилия Ишмәтоваларның «Татар әби» фотоларына икенче урын бирелде.

51-12-25

Элина Кангазина – «Себер юллары», Азалия Айдуллина – «Агач йорт орнаменты», Лилия Ишмәтова – «Тыл хезмәтчәннәре», Майя Әхмәтгәрәева «Чәк-чәк» фотолары белән өченче урын дипломына лаек булдылар.

Видеороликлар номинациясе буенча беренче урынга Сачитә Кучарова һәм Элина Кангазина чыкты. Катнашучылар сертификаты белән Умар һәм Ясминә Камбаровалар бүләкләнделәр. Бәйгедә барлык катнашучыларга рәхмәт әйтеп бүләкләр тапшырдылар.

51-13-25

Гали Сәитовның вафатына бер ел булды. Бу көн мәрхүмнең якты истәлегенә багышлап Коръән ашы да Тубыл шәһәре себер-татар мәдәният үзәгендә узды. Мәрхүм Гали Мөхәммәтәмин улын хөрмәт итеп Төмән өлкәсе шәһәрләреннән, Тубыл, Вагай округларыннан, Тубыл шәһәреннән туганнары, якын дуслары, «Ак калфак» иҗтимагый хатын-кызлар оешмасы вәкилләре дини мәҗлескә килгәннәр. Күңелләргә кереп кала торган җылы сүзләр белән башлап, шәһәрнең тарихи мәчете имамы Фәннүр хәзрәт Казыймов Коръән аятьләрен укыды. Милләт җанлы, ярдәмчел, игелекле якташыбызга багышланган догаларыбызны Аллаһы кабул итсен, аның урыны оҗмах түрләрендә булсын дип теләкләрен юллады.

Римма УМИТБАЕВА

Чыганак: yanarish72.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*