Самара өлкәсендәге «Яктылык» мәктәбенең «Йолдыз» бию театры «Шома бас» һәм «Әипә» татар халык биюен башкаручыларның Халыкара һәм Бөтенроссия конкурсында (Екатеринбургта узган) яхшы чыгыш ясадылар. Коллектив ике IIнче дәрәҗә Лауреат һәм IIIнче дәрәҗә Лауреат исеменә лаек булды.
Конкурсның беренче этабында 104 коллектив катнашты. «Йолдыз» коллективы икенче этапта өч номер белән чыгыш ясады. Ике номер гала-концертка чакырылган иде.
“Шунысы аеруча горурлык — без атна ярым эчендә биюнең сәхнә версиясен яңадан эшләдек: 70 кешедән 29 га калдырып, конкурс составы ясадык. Шул ук вакытта өлкән төркем өчен тагын ике номер әзерләдек. Бу балалар, педагоглар һәм ата- аналарның уртак хезмәт нәтиҗәсе – мактауларга лаек. Без балаларның сәхнә тәҗрибәсе алганнары өчен шатбыз һәм бу сәяхәттә безнең белән булганнарның барысына да рәхмәтлебез. Алда яңа максатлар һәм яңа җиңүләр көтә!”,- дип ассызыклады “Йолдыз” халык бию театры җитәкчесе Алия Сурина.