tatruen
Баш бит / Яңалыклар / “ЯҢА ЕЛ ИТЕКЛӘРЕ” САЛАТ
“ЯҢА ЕЛ ИТЕКЛӘРЕ” САЛАТ

“ЯҢА ЕЛ ИТЕКЛӘРЕ” САЛАТ

200 г тавык түше ите, 100 г каты сыр, 2 йомырка, 0,5 кызыл суган, 1 анар җимеше (гранат), 100 г майонез, 1 аш кашыгы шикәр комы, тәменчә тоз һәм кара борыч.

Тавык итен һәм йомырканы пешерергә һәм суытырга.

Кызыл суганны вак итеп турарга, шикәр һәм тәменчә кара борыч салырга. Суганны кайнаган суга салып 10 минут тотарга.

Сырны эре угычтан уарга. Йомыркаларны чистартырга. Берсенең агын аерырга, калганын эре угычтан уарга.

Суынган тавык итен эре кисәкләргә турарга.

Суганнанның суын саркытырга. Суган, йомырка, сыр (беразын калдырырга) һәм тавык итен бергә кушып бутарга. Майонез кушарга.

Салатны итек рәвешендә тәлинкәгә салырга.

“Итек табанын” вак угычтан уылган сыр белән ясарга кирәк. Итекнең өстен уылган йомырканың агы белән бизәргә.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*