tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илгиз Зәйниев Камал театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен куя
Илгиз Зәйниев Камал театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен куя

Илгиз Зәйниев Камал театрында «Әлдермештән Әлмәндәр» спектаклен куя

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрының сәнгать җитәкчесе Илгиз Зәйниев Туфан Миңнуллинның легендар моңсу комедиясе – «Әлдермештән Әлмәндәр»не куя.

Илгиз Зәйниев Әлмәндәр роленә Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рамил Төхвәтуллинны алган. Әҗәл ролен Татарстанның атказанган артисты Эмиль Талипов башкарачак. Искәндәр ролендә – Олег Фазылҗанов.

Спектакльнең премьерасы апрель аенда булыр дип көтелә.

Режиссер әсәрне заманчалаштырырга планлаштырмый.

Әлегә вакытта Рамил Төхвәтуллин Бохарада Шиһабетдин Мәрҗани турында фильм төшерә. Фильмның икенче өлеше Татарстанда төшереләчәк.

Илгиз Зәйниев «Әлдермештән Әлмәндәр» пьесасын «Әкият» курчак театрында да куйган иде. Ул әле дә театр репертуарында.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*