tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Васил Шәйхразыев Самарада “Халыклар дуслыгы йорты” белән танышты
Васил Шәйхразыев Самарада “Халыклар дуслыгы йорты” белән танышты

Васил Шәйхразыев Самарада “Халыклар дуслыгы йорты” белән танышты

Самара өлкәсенә эш сәфәре кысаларында Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев Самара өлкәсе Халыклар дуслыгы йортында булды. Шулай ук әлеге очрашуда Милли Шура әгъзасы, Самара өлкәсенең “Дуслык” иҗади-иҗтимагый җәмгыяте президенты Фәхретдин Канюкаев, Самара өлкәсенең Эчке сәясәт министры Александр Кузнецов, Халыклар дуслыгы йортының директоры Игорь Буров та катнашты.

Самара өлкәсе хаклы рәвештә күпмилләтле төбәк булып санала: биредә 100 дән артык милләт вәкиле яши. Халыкның күпчелеген руслар (85,6%) тәшкил итә, шулай ук татарлар (4,1%), чуашлар (2,7%), мордвалар (2,1%), украиннар (1,4%), әрмәннәр (0,7%), казакълар һәм азәрбайҗаннар (0,5%), үзбәкләр (0,4%), беларуслар (0,3%), башкортлар һәм алманнар (0,2%), шулай ук башка милләт вәкилләре тәшкил итә. Өлкәдә региональ һәм җирле дәрәҗәдәге 100 дән артык иҗтимагый милли-мәдәни берләшмә эшли.

 

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*