tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илназ Хәбибуллин: «Мин аны әле дә авыр кабул итәм…»
Илназ Хәбибуллин: «Мин аны әле дә авыр кабул итәм…»

Илназ Хәбибуллин: «Мин аны әле дә авыр кабул итәм…»

Аның белән танышканчы, аз сүзле, җитди кеше итеп кабул иткән булсам, интервью барышында үтә дә ачык икәненә инандым!

Сүзем – Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры артисты Илназ Хәбибуллин турында. Быел ул театрда унынчы сезонын эшли, кырыктан артык роле бар. Кайчандыр авылда яшәп калырга уйлаган Илназ театр дөньясына ничек килеп эләккән соң? Бу хакта үзе тәфсилләп сөйләр.

«АВЫЛДА КАЛУ УЕ БАР ИДЕ»

– Мин тумышым белән Азнакай районы Урманай авылыннан. Бер сүз белән әйткәндә, гап-гади авыл малае инде – эш күреп үстем. Авыл тормышын миннән дә ныграк күргән кеше булмагандыр. (Көлә). Бишенче сыйныфны тәмамлагач, каникулда совхозда атлар карадым, уку башлангач та эшне дәвам иттем. Атлар үзебездә дә бар иде, дүрт ат тоттык. Сабантуйларда да ат чабышында катнаша идем.

– Авыл хуҗалыгы буенча укырга керәсең килмәдеме?

– Мәктәптән соң авылда калырга теләк бар иде, әмма әни: «Калмыйсың, гомер буе мал карамассың инде», – диде.

– Актёрлыкка китү уе кайчан туды, алайса?

– Театр минем балачактан килгән хыял түгел иде анысы, авылда ат караучы булып калырга теләгән малай бит мин! Ләкин ул бары тик балачак хыялы булган инде. Хәзер авылда ат асрамыйбыз, әтиебез дә быел вафат булды. Алай да, ат йөгәнен Казанга үзебезгә алып килдем әле – әтинең төсен хәтерләткән матур истәлек булып тора. Театр минем тормышыма 2010 елларда, мәктәпне тәмамлаганда килеп керде. Безнең авылда халык театры бар, шунда спектакльләр чыгара башладылар. Ләбиб Леронның «Кычыткан чыпчыгы» спектаклендә мин дә уйнадым. Ул процесс миңа шундый ошады ки, шул юнәлештә кайда укып була икән дип уйлана башладым. Бер туганым Казан театр училищесына татар курсы җыюлары турында хәбәр иткәч, әни белән туры шунда киттек. Имтиханнарны тапшырып, Илдар абый Хәйруллин курсына укырга кердем.

«БӘЛКИ МИН АРТИСТ ТҮГЕЛДЕР?!»

– Кариев театрында ничек эшли башладың?

– Без укыганда «Банкрот», «Кызлар килде авылга», «Упкын өстендә уен» спектакльләрен куйдык, шуларның берсен Кариев театрының баш режиссёры Ренат Әюпов килеп карады. Ул вакытта театрга яшь егетләр җитмәү сәбәпле, барыбызны да чакырган иде. Кариев театрына мин, Раннур һәм Рузанна – өчәү килдек. Раннур бер айдан соң гаилә сәбәпләре белән авылына кайтып китте.

– Театрга килгәч тә нинди рольләргә алындың?

– Иң беренче рольләрем – Рабит Батулланың «Кичер мине, әнкәй» спектаклендә Кирам, аннары Рәдиф Сәгъдинең «Гашыйклар утравы» (режиссёры шулай ук Ренат Әюпов) спектаклендә Данир булды. «Кичер мине, әнкәй»дә режиссёр миңа башта төп рольдәге Миргаянны биргән иде. Эшли башлагач, килеп чыкмый гына бит! «Нигә театрга килдем икән? Бәлки мин артист түгелдер?» дигән уй да башымнан узган иде, бик борчылдым. Аннары исерек Кирамга алындым. Менә аны уйнаганда үземне судагы балык сыман хис иттем – бик җиңел уйналды ул!

ӘТИСЕННӘН КҮЧКӘН СЫЙФАТЛАР

– Иң яраткан, истә калган ролең бармы?

– Гадәттә, тәүге рольләр истә кала инде. Алай да, «Куян Эдвардның гаҗәеп сәяхәте»н аерып әйтә алам. Мин анда берьюлы берничә образны – Лоренц, Курчаклар ясау остасы, Балыкчы, Нил, Сукбайны уйныйм. Дөрес, хәзер ул спектакль уйналмый инде, әмма рольләрем күңелгә кереп калган. Аннары режиссёр Сойжин Жамбалова белән «Хикмәт әкиятләре»н чыгару җиңел һәм рәхәт булган иде. Мин явыз кешенең атын һәм өлкән малайны уйнадым.

– Илназ, ә миңа синең «Куркак Батыр» спектаклендәге Азат Мәргәннең әтисен уйнавың ошый. Гел шул образың белән күз алдыма киләсең!

– Мин ул роль белән беренче тапкыр «Тантана» премиясе номинанты булдым. Әлбәттә, аны да яратып уйныйм, күңелемне биреп эшлим. Шуңа нәтиҗәсе дә әйбәт булгандыр. Образга
сыйфатларны әтиемә карап тупладым. Аңа да корылык, кырыслык хас иде.

– Син бит әле үзең дә ике бала әтисе. Тормышта син нинди әти?

– Мин балаларны бик яратам, үзләренә дә моны гел белдереп торам. Олы улыбыз Сабирга карата аеруча йошмак мин – чирләсә дә, аның халәтенә керәм. Ә Рузанна Чулпан кызыбызга карата шундый. Әти белән ул һәм кыз белән әни арасында менә шундый нечкә элемтә була икән.

«МИН АНЫ ӘЛЕ ДӘ АВЫР КАБУЛ ИТӘМ»

– Син реалист кешегә охшагансың.

– Миңа күп кеше шулай ди. Мин җирдә басып йөри торган кеше, үземне хыялыйга санамыйм. Ул яктан Рузанна хыялыйрак безнең. Икебез дә бертөрле булсак, тормышны ничек алып барырга?

– Рузанна дигәннән, кавышу тарихыгызны сөйлә әле!

– Әйткәнемчә, без аның белән курсташлар, дүртенче курс башында очрашып йөри башладык. Мин аңа чыгарылыш кичәсендә сәхнәдә тәкъдим ясадым. Тимернең кызуында сугып калдым. (Көлә). 2015 елда никахлаштык.

– Сез Рузанна белән икегез дә «Ромео һәм Джульетта» спектаклендә уйныйсыз. Джульеттаның Ромео (Булат Гатауллин) белән үбешү сәхнәсе бар. Син моны ничек кабул иттең?

– Мин әлеге спектакльдә үзем Тибальтны уйныйм. Ә инде үбешүгә килгәндә… тискәре кабул иттем. Мин аны әле дә кабул итә алмыйм, гәрчә инде уйнап ияләнелгән дә кебек. Тик ул яктан минем яраткан спектаклем түгел ул. Мин үзем көнче кеше түгел, ләкин хатынымның башка егет белән үбешүен кабул итә алмыйм. Ул бит беренче чиратта минем балаларымның әнисе. Бу роль Рузанна өчен мөһим икәнен аңлыйм, спектакль куелганнан соң ул хисләр онытыла да инде үзе. Әмма әйткәнемчә, мин – реалист.

– Рузаннаның үзенә әйттеңме?

– Аңа әйттем, ләкин алай гына берни дә үзгәрми бит, чөнки режиссёрга (Илсур Казакбаев. – Авт.) белдермәдем.

– Холык буенча кайсыгыз нинди кеше?

– Мин катырак, Рузанна йомшак, тик ул да үз сүзен әйтә – сүз артыннан кесәгә керми, мин әле күпмедер вакыт эчемдә саклап йөрим.

– Сез социаль челтәрдә дә бик актив, кызык видеолар кертәсез. Сценариен алдан уйлыйсызмы?

– Кайвакыт сценарий язган, бик тырышып төшергән видео күп каралмый, тиз төшергәне үтә.

– Балаларыгыз сәхнә артында үсәме?

– Алар тумыштан театрда инде! (Көлә). Сабир «Сөннәтче бабай» спектаклендә күмәк сәхнәдә уйный – и, ярата сәхнәне! Ләкин хәзер театрга еш барудан арыды ахры – «Нигә без көн саен театрга барабыз?» – дип сорый.

КИНОДА ТӨШҮ ХЫЯЛЫ ТУРЫНДА

– Театрдан тыш ниләр белән кызыксынасың?

– Без хәзерге вакытта үз йортыбыз белән торабыз, мин шунда тышта барысын да тәртипкә китерәм, нәрсәдер ясыйм, рәтлим. Техникада чокынырга яратам – менә шулай ял итәм. Хоккей карыйм.

– Син кырыктан артык ролем бар дидең, кинода да төшәсең киләме?

– Әлбәттә, кинода да минем берәр «нормальный», ягъни, зур роль уйныйсым килә. Безнең татар киносы индустриясендә шундый күренеш күзәтелә – кайчак кастинг булганын белми дә каласың. Мин менә шуны аңлап бетермим. Мин хәзер гомумән татар киносын әйтәм. Элегрәк хәрби темадагы кинода төшәсем килә иде, хәзер нинди булса да ярый. «Кеше китә, җыры кала» сериалында да уйныйсым килгән иде, әмма килеп чыкмады.

– Синеңчә хәзер татар театрына ни җитми?

– Әгәр нәни тамашачыларны алсак, тел мәсьәләсе авыр – татар спектакльләрендә татарча сөйләшүче балалар аз йөри сыман.

– Кариев театрында бара торган кайсы спектакльләрне балалар һичшиксез карарга тиеш дип саныйсың?

– «Әлифба», «Бәхетле көнем», «Сәлам, Актәпи», «Куркак Батыр», «Кәҗүл читек». Алар бик күп бит бездә, аерып кына әйтерлек түгел!

Чыганак: idel.top

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*