tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Районның оешма-предприятие командалары арасында XXXVl кышкы спартакиада ярышлары старт алды!
Районның оешма-предприятие командалары арасында XXXVl кышкы спартакиада ярышлары старт алды!

Районның оешма-предприятие командалары арасында XXXVl кышкы спартакиада ярышлары старт алды!

Уеннарны тантаналы ачу чарасында район башлыгы Альберт Хуҗин катнашучыларны сәламләп, спортчыларга уңышлар теләде. “Яшьлек” спорт мәктәбе җитәкчесе Шамил Мадъяров командаларны ярышлар тәртибе белән таныштырды. Районның имам-мөхтәсибе Илгиз хәзрәт Сөнгатуллин та үгет-нәсихәтләрен җиткерде.

Спартакиаданың беренче көнендә командалар бадминтон һәм аркан тарту кебек спорт төрләре буенча көч сынаштылар.

Нәтиҗәләр белән таныштырабыз.

Бадминтон:
I урын – Эчке эшләр бүлеге һәм янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы;
Il урын – Совет һәм Башкарма комитет командасы;
Ill урын – мәктәпләрнең җыелма командасы.

Аркан тарту:
I урын – Совет һәм Башкарма комитет командасы;
Il урын – мәктәпләрнең җыелма командасы;
Ill урын – Эчке эшләр бүлеге һәм янгын сүндерү-коткару бүлеге командасы.

Спартакиада кысаларында ярышлар бүген, шимбә көнне дә дәвам итә. Спортчылар “Тамчы” бассейнында йөзүдә көч сынаша. Ярышлар спорткомплекста 10:00 сәгатьтә армрестлинг һәм бильярд белән дәвам итәчәк.

Чыганак: muslumirc.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*