tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Казанда Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла
Казанда Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла

Казанда Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла

23 гыйнварда 14.00 сәгатьтә Габдулла Тукай әдәби музеенда күренекле татар язучысы, драматург, публицист, әдәбият тәнкыйтьчесе һәм җәмәгать эшлеклесе Фатих Әмирханның тууына 140 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла.

Фатих Әмирхан – ХХ йөз башы татар әдәбиятында тирән эз калдырган, татар журналистикасының тууына һәм үсешенә зур йогынты ясаган шәхесләрнең берсе. Габдулла Тукай белән аларны милләткә мәхәббәт, иманга тугрылык берләштерә, бергә «Әлислах» газетасында эшләү, «Аң», «Ялт-йолт», «Кояш» кебек газета-журналларда хезмәттәшлек итү аларның дуслыгын тагын да ныгыта.

Күргәзмә Ф.Әмирханның тормыш юлын һәм күпкырлы эшчәнлеген яктырта, аның шәхесен һәм бай иҗади мирасын талантлы әдип буларак ача. Зәвыклы, зыялы, бай күңелле, язмыш сынауларына бирешмәгән көчле рухлы язучы бүгенге көн укучысына кызыклы шәхес буларак тәкъдим ителә.

Күргәзмәдә Татарстан Республикасы Милли музее фондында Ф.Әмирханның мемориаль тупланмасында саклана торган экспонатлар урын ала. Язучының музей мирасы документлар, шәхси әйберләр, үзе исән чагында дөнья күргән китаплары, хатлар, фотосурәтләр, почта открыткалары, кулъязмалар һәм гаиләсе белән бәйле тормыш-көнкүреш предметларыннан торган коллекцияне тәшкил итә. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән аеруча кадерле ядкярләр арасында әдипнең шәхси әйберләре – эшләпәсе, сюртугы, исән чагында нәшер ителгән китаплары, «Тигезсезләр» драма әсәре буенча төрле шәһәрләрдә куелган спектакль афишалары, кулъязмалары һәм ачык хатлары бар. «Хәят» әсәренең беренче һәм озак еллар сакланмаган дип уйланылган икенче өлешенең кулъязмалары тәүге тапкыр тулысынча күрсәтелә. Рәссамнар Б.Әлмәнов, Г Яруллин, Н Мифтахов, П Сорокин, М.Семенов тудырган Ф.Әмирхан образ-сурәтләре дә зур кызыксыну уята.

Күргәзмә ачылышына әдәбият галимнәрен, иҗат әһелләрен һәм Ф.Әмирханның иҗаты белән кызыксынучы киң җәмәгатьчелекне көтеп калалар.

https://vatantat.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*