Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты Әлки оешмасының узган елгы эшчәнлеге, киләчәккә максат-бурычлары белән комитет җитәкчесе, “Әлки хәбәрләре” газетасының баш мөхәррире Азат Низамиев таныштырды. Аның чыгышын комитет әгъзалары – “Ак калфак” җирле оешмасы җитәкчесе Әлфия Шагалиева, район мәгариф идарәсе җитәкчесе Сурия Вәлиева, мәдәният бүлеге җитәкчесе Рәсимә Гайфуллина, Аксакаллар шурасы рәисе Гомәр Сәләхов, район мөхтәсибе Ирек хәзрәт Сәлахиевлар тулыландырды. Арада җирле шагыйрә Гүзәлия Рәхмәтуллина шигырьләре, үзешчән композитор, гармуннарда уйнау остасы Илнур Шагалиев яңгыраткан көйләр чараның милли көчен үстерде.
Ирек Илдус улы һәркемне зур кызыксыну белән тыңлады. Аралашу барышында туган сорауларын, урынлы киңәшләрен дә бирә барды ул. Мәсәлән, Нәби Дәүли исемендәге гимназия кебек, районыгызда барлык мәктәпләрнең аерынкы үз исеме булса, мөхтәсибәт белән хезмәттәшлек, дөньяви белемнәрнең дин белән бәйләнеше, милли кием, йола һәм бәйрәмнәребезнең тәрбияви көче артса, һәр авылның тарихын туплаган аерым китаплар чыгарылса, нинди күркәм эш-гамәлләр булыр иде, дигән теләкләрен җиткерде. Татар халкының тарихы, бүгенгесе, киләчәге мәсьәләләренә җентекле күзәтү ясап:
– Без – татарлар – укымышлы, тырыш, булдыклы кешеләр. Яшәдек, яшибез, яшәячәкбез. Шуңа күрә бары тик алга карап
уй һәм эш йөртергә, бүген булдыра алганны иртәгәгә калдырмаска бурычлыбыз, – дип билгеләп үтте ул. Милләт сагында тору өчен, районыбызда барлык шартлар булуына катлы-катлы басым ясап, район башлыгы Александр Федоровичка җылы рәхмәтләрен дә юллады Ирек Шәрипов.
– Күп урыннарда мондый җитәкчене очратып булмый. Район башлыгыгыз һәр адымыгыздан хәбәрдар, теләсә кайсы өлкәдәге милли эшчәнлеккә карашы уңай, җан атып тора, ярдәм итәргә әзер. Бөтен шартлар тудырылган: файдаланыгыз, рәхәтләнеп эшләргә генә кирәк. Ә без эшләмәслек милләт түгел, – диде ул.
Азат Низамиев, Әлфия Шагалиева, Гомәр Сәләхов, Рәфис Ганиуллиннарга татар халкының телен, мәдәниятен үстерүдә, гореф-гадәтләрне саклап калуда башкарган зур хезмәтләре өчен Рәхмәт хатлары, истәлекле бүләкләр дә тапшырды Ирек Илдус улы.
Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шура рәисе Васил Шәйхразыев сәламнәрен дә җиткереп, әлеге зыялыбызның яратып куллана торган : “Эшне шәхесләр эшли”, – дигән гыйбарәсен дә искәртеп, уңыш формуласын табарга – беренчедән, үзебез булдыклы, яхшы кешеләр булырга һәм яныбызга шундый ук милләттәшләребезне тупларга чакырды.
Айзирәк Мисалова, Әлки районы