tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Муса Җәлил музее мөдире итеп Ленария Мөслим билгеләнгән
Муса Җәлил музее мөдире итеп Ленария Мөслим билгеләнгән

Муса Җәлил музее мөдире итеп Ленария Мөслим билгеләнгән

Муса Җәлил музее мөдире итеп Ленария Мөслим билгеләнгән. «Әйе, боерык яңа елга кадәр үк чыккан иде. Әлегә бу хакта хәбәр итеп йөрүне кирәк тапмадым», – диде ул «Татар-информ» хәбәрчесенә.

«Мин дә башкалар кебек аның шигырьләрендә үскән – бу турында әйтеп тә торасы юк. Аның каһарманлыгы турында барыбыз да белә. Шәхсән минем өчен Муса Җәлил үз заманының актив яшь кешесе буларак кадерле – бәлки, алга таба аның шәхесен нәкъ шушы юнәлештә ачарбыз», – диде Ленария Мөслим.

Бөтендөнья татар яшьләре форумы җитәкчелегеннән киткәннән соң Ленариянең соңгы эш урыны Татарстан Милли музее иде.

  • Муса Җәлил музей-фатиры – Татарстан Милли музее филиалы. Казанның Максим Горький урамы, 17 нче йортында урнашкан. Бу йортта 1940-1941 елларда гаиләсе белән Муса Җәлил яшәгән.

Чыганак: tatar-inform

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*