tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Татар чәе һәм халык риваятьләре: Әлмәттә урам спектакле күрсәтәчәкләр
Татар чәе һәм халык риваятьләре: Әлмәттә урам спектакле күрсәтәчәкләр

Татар чәе һәм халык риваятьләре: Әлмәттә урам спектакле күрсәтәчәкләр

25 гыйнварда Әлмәттә «Әбием әкиятләре» урам спектакле күрсәтелә, ул ачык һавада Креатив процесслар фабрикасы каршындагы мәйданда узачак. Спектакль 17:00 сәгатьтә башлана. Чара «Татарстанда кыш» фестивале кысаларында оештырылган.

Тамашачыларга татар авылы атмосферасына чумарга мөмкинлек бирә торган әкият күрсәтеләчәк. Спектакль барышында Шүрәле, Су анасы, Убырлы карчык, Зөһрә турындагы риваятьләр һәм хикәятләр яңгыраячак. Кунаклар өчен кайнар татар чәе һәм истәлеккә фотога төшү өчен фотозоналар әзерлиләр.

Район хакимиятендә чараның бушлай булуын әйттеләр.

«Татарстанда кыш» фестиваленең башка вакыйгалары турындагы мәгълүмат аның рәсми сайтында урнаштырылган.

Чыганак: https://tatar-inform.tatar

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*