tatruen
Баш бит / Яңалыклар / Илнар Амерхановка – Нестеров медале
Илнар Амерхановка – Нестеров медале

Илнар Амерхановка – Нестеров медале

Ульяновск гражданлык авиациясе институтының Росавиация карамагындагы очучылар отряды пилот-инструкторы Илнар Амерханов дәүләтнең дәрәҗәле бүләгенә – Нестеров медаленә лаек булды. Россия Президенты әнә шул хактагы указга кул куйган.

Нестеров медале авиация техникасын үзләштерүдә һәм эксплуатацияләүдәге казанышлар, югары профессиональ осталык һәм күпьеллык намуслы хезмәт өчен бирелә.

Илнар Амерханов узган елның августында катлаулы ситуациядә үзенең югары дәрәҗәдә сәләтле булуын һәм салкын канлылык белән эш итү осталыгын күрсәтә. Ул пилот-инструктор буларак курсант белән тренировкалы очыш ясаган вакытта DA-40NG самолетының алгы шассисының тәгәрмәче авып төшә. Шундый ситуациядә һава судносы белән ни рәвешле идарә итү турында төгәл киңәшләр инструкциясе булмавына карамастан, экипаж очып китү полосасына исән-имин төшеп утыра.

Соңыннан Росавиация тарафыннан үткәрелгән тикшеренү нәтиҗәләре экипажның дөрес карар кабул итүен раслый.

Чыганак: emet73.ru

Фикер калдырырга

Обязательные поля отмечены *

*