Сургут шәһәрендә “Бердәм” иҗтимагый оешмасы каршында халкыбызның гореф-гадәтләрен кайтару, милли-мәдәни агарту, аны үстерү һәм телебезне саклап калу максатыннан тарихи истәлекләргә нигезләнгән “Чыганакларга кайту. Илһам чыганагы” проекты тормышка ашырылды.
Әлеге проект даими рәвештә атнасына пәнҗешәмбе һәм шимбә көннәрендә эшләп килә. Бирегә уртача яшьтәге хатын-кызлар бик теләп йөри. Проектка нигез салучы һәм остаханәне алып баручы тәҗрибәле ханым Гөлчәчәк Рәвис кызы Фәтхулова, үзенең осталыгы белән катнашучыларга милли традицияләрне өйрәнүдә ярдәм итә. Дәресләрдә теләге булган һәркем катнаша ала.
Кыска гына вакыт эчендә кызларыбыз калфак, изү һәм хаситәләр булдыруда зур уңышлар яулады. Гөлчәчәк ханым чигү остасы буларак, аның чиккән сөлгеләре, мендәр тышлары, “түрлек”, “кашага” һәм алъяпкыч, яулыклары, барысы да диярлек милли нәкышлар белән бизәлгән. Халкыбызда киң таралган “тамбур” җөен чигү сәнгате өчен кулай күрәләр. Күп күргәзмәләрдә кызларыбыз үз осталыкларын да күрсәтергә өлгерәләр, бу исә аларның иҗади үсешенә зур этәргеч бирә. Әле шушы көннәрдә генә, Гөлчәчәк ханым халыклар традицияләренә нигезләнгән, Бөтенроссия конкурсының беренче этабын узып, март аена Мәскәүгә чакыру да алырга иреште.
Киләчәккә планнарыбыз да зурдан. Милли мәдәниятебезне торгызу, сәнгатебезне үстерү һәм телебезне саклап калу – һәркайсыбызның изге бурычы. Мин оешма җитәкчесе буларак, халкыбызның алтын куллы ул-кызларына бөтен мөмкинлекләрне тудырырга тырышачакмын. Мин аларга бары тик уңышлар гына телим.
Проектның максаты – безнең мәдәниятебезнең байлыгын һәм үзенчәлеген саклап калу, киләчәк буыннарга тапшыру. Халкыбызның гореф-гадәтләре һәм сәнгате безнең өчен кадерле, һәм аларны яңарту юнәлешендә бергәләп эшләү – безнең төп бурычыбыз.
Диләрә Родомакина, Сургут шәһәре.




