Хәтер һәм сүз очрашуы. Калининград шәһәрендә үлемсез батыр шагыйрь Фатих Кәримне искә алдылар. Шагыйрьнең тууына 117 ел тулды.
Калининградта 18 гыйнвар көнне — шагыйрь Фатих Кәрим иҗаты буенча әдәби очрашу узды. Аны «Кардәшләр» татар-башкорт мәдәният җәмгыяте оештырган. Үткәрү урыны итеп шәһәрнең космонавт Алексей Леонов исемендәге китапханәсе сайланган — мәдәни чаралар үткәрү өчен ул инде күп еллар үз бүлмәләрен биреп тора.
Быел 1945 елның 19 февралендә Көнчыгыш-Пруссия операциясе вакытында Ф. Кәримнең һәлак булуына 81 ел тула. Нәкъ шул көндә, үзенең соңгы биеклеген алганда, сапёрлар взводы командиры лейтенант Фатих Кәрим һәлак була. Бу Багратион районы Владимирово бистәсеннән ерак түгел.
Шагыйрь соңгы тапкыр 1966 елда Калининград өлкәсенең Багратионовск шәһәренең хәрби-мемориаль комплексында күмелә. Фатих Кәрим кабере өстендәге яңа гранит ансамбль 2007 елның 7 сентябрендә, Багратионовск шәһәре көнендә ачылган. Һәйкәл-обелиск ташына шагыйрь-сугышчы Фатих Кәримнең шигырьләре уеп язылган. Ул Калининград өлкәсе татарлары һәм Багратионовск халкының хәйрия акчасына куелган.
Ә Фатих Кәрим һәлак булган урында — Медовое һәм Садовое бистәләре арасындагы кырда (Владимирово бистәсе янында) юлдан ерак түгел (37,8 м биеклектә) 2017 елда истәлекле билге урнаштырыла. «Монда 1945 елның 19 февралендә 226-нчы сапер батальоны взводы командиры кече лейтенант Кәримов Фатих Вәли улы — танылган татар шагыйре Фатих Кәрим сугышта һәлак булган» дигән язулы мемориаль плитәле таш урнаштырыла.
Багратионовск урамнарының берсе Фатих Кәрим хөрмәтенә аталган.
Сугышчан казанышлары өчен Фатих Кәрим Кызыл Йолдыз ордены һәм Ватан сугышы ордены белән бүләкләнде, I дәрәҗә (үлгәннән соң). Тулы булмаган ай дәвамында – ике орден! Аңа нибары 36 яшь иде…
Китапханәдә яугир шагыйрьнең шигырьләре яңгырады. Калининград өлкәсе татарлары һәм башкортлары шагыйрьне олылап искә алды, аның иҗаты, сугыш юлы турында сөйләде.
Очрашуның төп спикеры Рөстәм Ялалов булды. Ул презентация әзерләде һәм шагыйрьнең тормышы, иҗат юлы һәм язмышы турында җентекләп сөйләде. Фатих Кәримнең кызы Ләйлә Фатиховнаны да хөрмәтләп искә алдылар. Спикер шагыйрьнең кече кызы белән бәйле мини фильм күрсәтте, ул еш кына Калининград өлкәсенә әтисе каберенә килә иде.Гомере буе әтисе исемен зурлап һәм пропагандалап яшәгән, яшь буынга патриотик тәрбия биргән.
Шигырьләрен балалар да, өлкәннәр дә укыды. Шагыйрьнең шигырьләрен, аларның биографиясен җәмгыятьнең актив әгъзалары ишеттерде.
Бу көнне шагыйрьнең тавышын яңача ишетергә, аның юлын аңларга һәм чорны тоярга ярдәм иткән шигырьләр, җырлар, истәлекләр яңгырады.
Э.Михайлов, М.Косинованың иҗади чыгышлары очрашуга аеруча җылылык бирде. Рәкыя Ржевская, Равия Мостаева, Людмила Ерухова шагыйрь иҗаты белән бәйле фикерләре белән уртаклаштылар.
Очрашу җылы атмосферада узды. Кичә азагында «Кардәшләр» җәмгыяте әгъзасы Лилия Габбасова очрашуда катнашучыларны котлады, аларга истәлекле бүләкләр һәм Рәхмәт хатлары тапшырды.
Лилия Габбасова,
Калиниград шәһәренең «Кардәшләр» җәмгыять оешмасы рәисе урынбасары.



