Әлеге утырышта Татарстан Республикасы Рәисе Миңнеханов Рөстәм Нургали улы да катнашты.
Көн тәртибендә оештыру мәсьәләләре каралды: Иҗтимагый палатаның рәисе сайланды, комиссияләр һәм эшче төркемнәр төзелде, әлеге комиссияләрнең рәисләре һәм рәис урынбасарлары билгеләнде.
Утырыш нәтиҗәләре буенча Райнур Хәсәнов Иҗтимагый палатаның “Россиянең традицион рухи-әхлакый кыйммәтләрен саклау һәм ныгыту буенча комиссиясе” рәисе урынбасары итеп сайланды.
Исегезгә төшерәбез: Райнур Хәсәнов Иҗтимагый палатаның узган созыв составына 2024 елның 19 октябрендә Татарстан Республикасы Рәисе указы нигезендә кертелгән иде.

